Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Иҗтимагый совет утырышы
2012 елның 26 декабре, чәршәмбе
Иҗтимагый совет утырышы
24 декабрьдә Арча район иҗтимагый советының чираттагы утырышы булды. Аны совет рәисе Ринат Һидиятов ачты һәм алып барды.
Утырышның көн тәртибенә ике мәсьәлә куелган иде. “Арча муниципаль районында 2009–2012 елларда хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаның үтәлү йомгаклары һәм 2013–2016 елларга яңа комплекслы программаны тормышка ашыру турында” район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова чыгыш ясады.
Иҗтимагый совет әлеге чыгышны тыңлаганнан һәм тикшергәннән соң җирле үзидарә органнарының, оешма, предприятие, учреждениеләр, җәмәгать оешмаларының район территориясендә закончалыкны һәм хокук тәртибен саклау максатында билгеле бер күләмдә профилактика эше алып баруларын билгеләп үтте. Районда җинаятьчелекне һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча эштә төп принцип — төрле ведомстволарның килешеп эшләве. Эшчәнлекне болай оештыру уңай нәтиҗәләр бирә: район территориясендә теркәлгән җинаятьләр саны кимеде, шул исәптән урлаулар, җәмәгать урыннарында ясалган җинаятьләр саны азайды.
Шулар белән бергә, кабат ясалган җинаятьләр арту, яшүсмерләр җинаятьчелегенең күбәя баруы, исерек хәлдә ясалган җинаятьләр саны үсүе җитди борчылу тудыра.
Иҗтимагый совет районда җинаятьчелек белән көрәштә закончалык һәм хокук тәртибен саклау, хокук бозуларны профилактикалау системасын формалаштыру, җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлыгын ныгытуга юнәлдерелгән карар кабул итте.
Икенче көн тәртибендәге “2012 елда Арча муниципаль районы буенча гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру йомгаклары турында” Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җи-тәкчесе Алмаз Борһанов чыгыш ясады. Ул хәрби хезмәткә чакыру буенча быелгы планнарның уңышлы үтәлүен билгеләп үтте. Егетләр соңгы елларда Ватан алдындагы изге бурычларын үтәүгә җитди карый башлаган. 2009 елда армиягә барудан качып йөрүчеләр 258 булса, хәзерге вакытта 6 гына.
Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина бүлекнең гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру буенча эшчәнлеген уңай бәяләде, аны тагын да яхшырту буенча тәкъдимнәрен әйтте.
Иҗтимагый совет мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә укучыларга гражданнарның конституцион бурычларын аңлату максатында хокук тәрбиясе бирүне активлаштырырга тәкъдим итте. Район ветераннар советы яшьләргә өлкән буынның Ватанны саклаудагы бай тәҗрибәсен кулланып патриотик тәрбия бирү эшен көчәйтергә бурычлы.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз