Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бу якты йорт – безнең бәхет өчен
2012 елның 26 декабре, чәршәмбе
Бу якты йорт – безнең бәхет өчен
Балачак сиздермичә уза да китә, әмма күңелләрдә укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала. Тормышны колачлар өчен укытучы балаларга канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне кеше итәргә омтыла.
Безнең мәктәпкә дә 40+40=80 булган. Бу түгәрәк датаны билгеләп үтүнең мөһим максаты, әлбәттә, мәктәпнең үткән бай тарихын барлап чыгу, анда төрле елларда эшләгән укытучылар, аны тәмамлап чыккан укучылар турында мәгълүматлар туплаудан гыйбарәт.
Мәктәпнең барлыкка килүе 1932 елда Интернационал урамындагы бер катлы агач бина белән бәйле. Фатыйма Гыймранова җитәкчелегендә ике сыйныфлы башлангыч мәктәп буларак эшли башлый ул. 1938 елда җидееллык татар мәктәбе итеп үзгәртелә. 14 укытучыдан һәм 285 баладан торган мәктәпнең беренче директоры Фәйзи Әүхәдиев, икенчесе Рәхим Габитов була. Аннан соң Әдһәм Мәннәпов, ә сугыш елларында Хәдичә Мәһ-диева директорлык вазыйфасын башкара.
1942–1952 елларда директор булып Ленин ордены кавалеры Җәләл Шәмиев эшли. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән дә бүләкләнә.
1950 елда мәктәп Галактионов урамындагы бинага (46нчы йорт) урнаша. Директор булып Гали Солтанов эшли башлый.1955 елда татар урта гомуми белем мәктәбе итеп үзгәртелә. Директоры Шамил Мөхетдинов була. Ул елларда директор урынбасары булган Мәрьям Хәсәнова — РСФСРның Халык мәгарифе отличнигы — Казанда озак еллар укытучыларның белемен күтәрү институтында эшләгән галимә (хәзер лаеклы ялда).
Төрле чорларда мәктәптә директор булып Әлфия Билюкова, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәшкән Габделхак Шәфигуллин эшли. Директор урынбасарлары Гали Солтанов, Зоя Рәхимова эшләгән 1957–1958 уку елында 20 укучыдан торган иң беренче чыгарылыш була.
Тора-бара укучылар саны арта, иркенрәк бина кирәк була башлый. 40 елдан соң 1972 елның февраль аенда Күпер урамында төзелгән өч катлы яңа уку йортында Василий Малков җитәкчелегендә Арчаның икенче урта мәктәбе уку елын дәвам итә. Ул елларда директор урынбасары булып эшләгән ТАССРның атказанган укытучысы Раиса Христофорова, РСФСРның мәгариф отличнигы Роза Абдуллинаны күпләр бүген дә хөрмәт белән искә ала. Аннан соңгы елларда директор СССРның Халык мәгарифе отличнигы Рафаэль Гафиатуллин, директор урынбасарлары ТАССРның атказанган укытучысы, РСФСРның мәгариф отличнигы Флюзә Нураева, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Госман Шакиров, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Нәбиулла Хәкимҗанов, Татьяна Егорова яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә армый-талмый хезмәт күрсәтәләр. Директор вазыйфасын башкарган Илгизәр Әхмәтов, Ленар Заһидуллин, Наил Гыйниатуллин, Ринат Гәрәев, Мөдәррис Гарипов, Әмир Нуретдинов җилкәсенә дә җаваплылык аз төшми. Һәрберсе бу уку йортын заман таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазлау, тирә-ягын төзекләндерү өчен бар тырышлыгын куя.
Хәзерге директорыбыз Гөлнара Гарипова үз хезмәтенә зур җаваплылык белән караучы белгеч, җитәкче буларак коллективның олы ихтирамын яулады. Төрле елларда директор урынбасарлары булып эшләгән укытучыларыбыз һәм бүгенге көндә хезмәт күрсәтүче Эльмира Никифорова, Альбина Сәлахова, Резеда Кондратенко педагогик коллективны туплау юнәлешендә бәяләп бетергесез хезмәт куялар.
Тагын бер 40 еллык юбилеена мәктәбебез танымаслык итеп үзгәртелде, матурланды, матди-техник базасы тагын да ныгыды, кабинетлар заман таләп-ләренә җавап бирерлек итеп җиһазландырылды. Биредә эшләүче һәркемгә уңай эш шартлары булдыру өчен муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, район оешмалары бик зур тырышлык һәм ярдәм күрсәттеләр.
Бүген бу уңайлы мәктәптә 632 укучы белем ала, 68 укытучы эшли. Барысы 27 класс-комплект.
Арча икенче урта гомуми белем мәктәбе укуның сыйфатын яхшырту, әти-әниләр, укучылар алдында, җәмгыятьтә укытучының дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә эшләвен дәвам итә. Биредә гомер-гомергә үз эшенә бирелгән вөҗданлы һәм әхлаклы, югары әзерлекле һәм тырыш мәгариф хезмәткәрләре белем бирә.
Шул еллар эчендә никадәр укытучы биредә үзенең хезмәт юлын башлаган. Кемнәрдер бөтен гомерен дип әйтерлек шушы мәгърифәт йортында уздырган. Мәктәп тарихында тирән эз калдырган укытучыларның берничә буыны инде арабызда юк. Аларның фидакарь хезмәте алдында баш иеп, укыткан укучылары күңеленнән исемнәре беркайчан да җуелмасын иде дип теләк телибез.
Мәктәптә эшләгән барлык педагогларны, аны тәмамлап чыккан укучыларны, әти-әниләрне, хәзерге укучыларыбызны, барлык хезмәткәрләрне мәктәбебезнең юбилее белән котлыйбыз, сәламәтлек, уңышлар телибез.
Рәсимә ИБРАЕВА,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз