Яңа Ашыт юбиляры Гөлнур Миннебаева

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Яңа Ашыт авылында гомер итүче Нигъмәтҗанов Нәкыйп Хәйрулла улы 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Истәлекле бүләкләрне Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов тапшырды.

Әкрен генә ишекне шакыдык та, чыгучы булмагач, өйгә үттек. Тирән уйга чумган Нәкыйп абзый кәнәфидә утырып тора иде. Безне күргәч, сабыйларча куанып, күрешергә дип кулларын сузды. Бергәләп түргә узганнан соң, үткән тормыш юлын сорарга теләдем бабайдан. “Үткәннең кайсы вакытларын сагынып искә аласыз?” – дигән сорауга юбиляр аптырап калды. “Әй, кызым, кай җирен сагынасың инде аның, бик күпне күрдек бит…” – диде дә, яшьле күзләрен сөртеп куйды. Хатирәләр тулы күңелен ачып салды ул безгә.

Нәкыйп абый Яңа Ашыт авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә алар алты бала була. Балачак, яшүсмер вакытлары сугыш чорларына туры килә. 1951-1953 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә егет. Армиядән кайткач, тормыш юлын авыл кызы Әлминә белән бәйли. Бер-бер артлы 3 кыз һәм өч малайлары туа. Колхоз-сов-хозлар белән бәйләгән хезмәт юлын Нәкыйп абый 1990 елда тәмамлый. Балалар, оныклар бәхетенә сөенеп яшәгәндә, 2012 елның җәендә ул пар канатсыз кала. Бүгенге көндә улы Габдерәфыйк гаиләсе белән гомер итә Нәкыйп Хәйрулла улы. Башлы-күзле алты бала, ун онык – әнә шул байлыкка сөенеп яши ул.

Шулай ук “Бөек Ватан сугышы елларындагы хезмәте өчен”,  “Хезмәт ветераны” һәм Бөек Ватан сугышының юбилей медальләре дә аның горурлыгы булып тора.

Күңел тынычлыгы сезгә, Нәкыйп абый!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International