Авылда эш тукталмый

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов язгы кыр эшләренә иң яхшы әзерләнгән хуҗалыкларга район башлыгының Дипломнарын тапшырды.

Беренче урында “Казанка” һәм “Заря” хуҗалыклары.

“Курса МТСы”, “Северный” хуҗалыкларына икенче урын бирелде. “Ватан”, “Яңарыш” хуҗалыклары өченче урында.

Күчмә кубок “Северный” хуҗалыгында

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов терлекчелектә март ае нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган хуҗалыкларга бүләкләр тапшырды.

Март аенда иң яхшы нәтиҗәләргә “Северный” хуҗалыгы иреште һәм район башлыгының Дипломына, күчмә кубокка лаек булды.

“Аю” ширкәте – икенче, “Ашыт” хуҗалыгы өченче урында.

Андый агрегатка акча жәл түгел

Быел комиссия әгъза-лары хуҗалыклардагы сиптергечләрнең әзерлеген урыннарга барып тикшерделәр.

– Әзерлек гомумән алганда әйбәт, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов.

Сиптергечләр игеннәрне кыяктан тукландыруда да кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International