Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты конкурслары турында мәгълүмат
ТАССРның 100 еллыгын һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе барлык теләүчеләрне конкурсларда катнашырга чакыра:
Конкурста теләгән барлык гаиләләр катнаша ала.
1 төркем - 1-4 сыйныф укучылары;
2 төркем – гомуми белем бирү оешмаларының 5-8 сыйныф укучылары;
3 төркем – гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныф укучылары;
4 төркем – һөнәри белем бирү оешмаларының 18 яшькә кадәрге укучылары;
5 төркем – 18 яшьтән өлкәнрәк физик затлар.
Конкурска, бер яшь төркемендә катнашучылардан тыш, бары тик шәхси тәртиптә генә башкарылган эшләр кабул ителә. Җиңүче һәр яшь төркемендә билгеләнә.
«Татарстан тормышыннан бер көн» фото-акциясе туган як тарихына карата кызыксынуны саклап калуга һәм үстерүгә, ТР Архив фондын кыйммәтле тарихи чыганаклар белән тулыландыруга, ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан тормышыннан бер көн» фотоальбомын булдыруга юнәлтелгән. Профессиональ фотографлар да, фотосөючеләр дә катнаша. Вакыйгаларны, хезмәт көннәрен һәм республика районнары, шәһәрләр, авыллар һәм аерым кешеләр тормышының истәлекле мизгелләрен гәүдәләндергән фотоэшләр 2020 елның 27 маенда, ТАССР төзелү турында декрет игълан ителгән көнне генә кабул ителә.
Катнашу өчен документлар тапшыру вакыты: 09.03.2020-01.04.2020. Эшләрне тапшыру вакыты : 27.05.20-08.06.2020
Катнашучыларның эшләре читтән торып 09.06.2020 -30.06.2020 вакыты аралыгында бер этапта карала.
Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагы - коммерцияле булмаган оешманыың иң яхшы архивы конкурсы гавами хакимият органының коммерцияле булмаган оешмалар архивларының алдынгы тәҗрибәсен таратуга юнәлдерелгән. Бу конкурсларның максаты-коммерцияле (коммерцияле булмаган) оешмалар архивларының алдынгы тәҗрибәсен тарату, РФ Архив фонды документларын саклау, исәпкә алу, туплау һәм куллану, күргәзмә эшчәнлеген оештыру һәм архив тармагын үстерү буенча алдынгы технологияләрне гамәлгә кертүне стимуллаштыру. Катнашу өчен гаризалар 2020 елның 13 мартына кадәр кабул ителә.
Конкурс 2020 елның 17 февраленнән алып 23 апреленә кадәр 2 этапта үткәрелә:
-12.03.20-31.03.20;
-14.03.20-15.04.20.
Конкурста җиңүчеләрне дипломнар һәм бүләкләр көтә.
Конкурсларны үткәрү турында Нигезләмәләр белән arhiv.tatarstan.ru рәсми сайтында «Грантлар, архив конкурслары» бүлегендә танышырга мөмкин.