Аны гомер бәйрәме белән котларга Кәче авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Закиров килде.
Мария Степановна Абҗабар авылында туа. 4 сыйныф укыгач, фермада хезмәт куя башлый, сарык көтүе дә көтә, кул белән ашлык та чистарта.
1948 елда авылдашы Павел Марданин белән гаилә коралар. 1975 елда күрше Чулпан авылында йорт салып шунда күченәләр. Мария Степановна “Авангард” колхозында төрле эштә эшли. 1980 елда лаек-лы ялга чыкканчы Казанның оптика-мехнаника заводында хезмәт куя.
Ире белән өч балага гомер бирә алар. Тик тормыш иптәше дә, балалары да дөньяда юк инде... Бүгенге көндә 7 онык һәм 12 оныкчыклы әби ул.
Мария Степановна оныгы Оксана, кияве Руслан тәрбиясендә, оныкчыклары Камилла белән Данилга әби назы биреп яши.