Бу акциягә Президент Рөстәм Миңнеханов, республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис Борханов, район башлыгы Илшат Нуриев та кушылды. Матур башлангычны шәхси эшмәкәрләр, оешма җитәкчеләре, хезмәт коллективлары, кыскасы, яхшы кешеләр күтәреп алды.
Мәктәп укучыларына 102 планшет тапшырылган.
– Бик әйбәт акция бу, – дип сөйли Носы мәктәбе җитәкчесе Вәсим Бәдретдинов. – Дөрестән дә, өйдән торып уку өчен заманча гаджетлар җитмәгән гаиләләр бар. Бигрәк тә күп балалы гаиләләрдә кыенлык-лар күзәтелә. Менә “Северный” хуҗалыгы (җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин) үзендә механизатор булып эшләгән Роберт Рядинин улы Артемга планшет бүләк итте. Сәрдәбашта яшәүче өч балалы гаилә бу. Әниләре мәрхүм. Тагын бер өч балалы гаиләдән 6 сыйныф укучысы Асаф Сибагатуллинга районның янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Искәндәр Юзаев планшет бүләк итте. Ярдәмнәре өчен бик зур рәхмәт. Планшетны алгач, балаларның куанычы күзләренә чыккан иде...
Искәндәр Юзаевтан: “Планшетны оешма исеменнән алдыгызмы?” – дип сорыйм. Сөйләшә торгач, җитәкченең үз акчасына планшет алып бүләк иткәнен белдек. Рәхмәт, Искәндәр, бик игелекле гамәл эшләгәнсез. Районда мондый игелекне кылган кешеләр тагын бар. Әнә, Сеҗе мәктәбенә Казанда яшәүче Тәнзилә Закирова планшет бүләк иткән һ.б., һ.б.
– Безнең мәктәпкә өч планшет бүләк ителде, – дип сөйли Шушмабаш мәктәбе директоры Разилә Шәймәрданова. – Президент бүләге. Өчесе дә дүртәр балалы Үгез-Елга, Шекә, Шушмабаш авылларында яшәүче гаиләләрдәге 9 сыйныф укучыларына бирелде. Бик куандылар. Күп балалы гаиләләрдә бер үк вакытта өйдән торып укуы кыен. Шуңа да без укуны ике сменада оештырдык. Менә әле яңа гына күп балалы, аз керемле гаиләләргә азык-төлек тутырылган пакетлар өләшеп чыктык. Бу ярдәм мәктәп ашханәсендә бушлай тукланган балаларга бирелде. Мәсәлән, Илдус авылында яшәгән 7 балалы Хәбибрахмановларга шундый 5 пакет тапшырылды. Бу гаилә бик тырыш гаилә. Мәктәпнең төрле конкурсларында да катнаша алар.
Акция дәвам итә. Менә әле яңа гына “Ашытбаш” ширкәте җитәкчесе Руслан Нуриев “Ашытбаш” мәктәбенә өч планшет бүләк итте.
– Без ул планшетларны гаджетлар белән кыенрак гаиләләргә тапшырдык, – дип сөйләде директоры Рамизә Кавиева. – Мәктәпнең ике ноутбугын да ике балага биреп тордык. Ирек Гарифуллин смартфон бүләк итте. Мәктәпкә планшетлар һәм смартфон белән ярдәм итүчеләргә бик зур рәхмәт.
Акция дәвам итә. Яхшылык эшләргә теләүчеләргә бервакытта да соң түгел. Алга таба да без бу темага сөйләшүне дәвам итәчәкбез.