Россия Президенты Владимир Путин җан башына керем яшәү минимумыннан арт-маган гаиләләрдәге 3 яшьтән 7 яшькә кадәрле балаларга өстәмә түләүләр билгеләргә кушты.
Президент сүзләренә караганда, 3 яшьтән 7 яшькә кадәрле балаларга башта түләүләр яшәү минимумының яртысын тәшкил итәчәк, 2021 елда бу ике тапкырга артырга мөмкин. Без бу турыда район социаль яклау идарәсе каршындагы социаль түләүләр үзәге мөдире Лилия Җәләлиева белән сөйләштек.
– Лилия Тәбрисовна, 3 яшьтән 7 яшькә кадәрле балаларга биреләчәк өстәмә түләүләр турында аңлатсагыз иде. Аны күпләр 3 яшьтән 7 яшькәчә барлык балаларга да бирелә дип аңлый.
– Балаларга өстәмә түләүләр 3 яшьтән 8 яшь тулган көнгә кадәр исәпләнә. Ул 2020 елның 1 гыйнварыннан исәпләнә башлый. Татарстанда гаиләләрнең бер кешегә исәпләнгән яшәү минимумы 9450 сум тәшкил итә. Бу 2019 елның II кварталындагы яшәү минимумы күләме. Пособие 2019 елның II кварталдагы балаларның яшәү минимумыннан (9373 сум) чыгып исәпләнә. Шуның яртысы – 4686,50 сум акча агымдагы елда ай саен биреләчәк. Бу пособие барлык балаларга да түгел. Монда гаилә кереме исәпкә алына.
– Гаиләнең кереме ничек исәпләнә?
– Гаиләнең кеременә хезмәт хакы, пенсия, дәүләт тарафыннан бирелгән барлык пособиеләр һәм мал-мөлкәт керә. Гаиләнең җан башына туры килгән кереме соңгы 12 айныкы исәпләнә. Шушы 12 айдагы тулаем керемне 12гә бүләсең, килеп чыккан санны гаиләдәге кеше санына бүлгәч, җан башына тигән керем килеп чыга.
– Мал-мөлкәт турында тулырак аңлатсагыз иде.
– Монда торак мәйданы, җир дә исәпкә алына. Әгәр дә фатир яки шәхси йорт мәйданы бер кешегә 40 кв.метрдан артып китә икән, ул вакытта әлеге гаиләнең баласына өстәмә түләүләр исәпләнми. Һәм шулай ук кешенең икенче фатиры да булырга мөмкин. Ике фатирның мәйданы, гаиләдәге кеше санына бүлгәч, бер кешегә 23 кв. метрдан артмаска тиеш.
– Мал-мөлкәтне кеше күрсәтмәскә дә мөмкин бит.
– Гариза кергәч, мәгълуматлар автомат рәвештә теркәү палатасына китә. Анда барысы да күренәчәк.
– Гаиләдә тулаем керем кемнәргә бүленеп исәпләнә? Кайбер гаиләләрдә әби-бабай да бар бит әле.
– Тулаем керемне җан башына бүлгәндә гаиләдәге әти—әни, опекун, балигъ булмаган балалар исәпкә алына.
– Ә кемнәр гаилә сос-тавына керми?
– Гаилә керемен санаганда ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр, тулысынча дәүләт карамагында яшәүчеләр (пенсия алучы әби-бабай һ.б.), чакыру буенча армиядә хезмәт итүчеләр, ирегеннән мәхрүм ителгәннәр исәпкә алынмый.
– Гаризаларны кайчан һәм ничек кабул итәсез?
– Гаризаларны 2020 елның 1 июненнән кабул итәбез. 2020 елның 31 декабренә кадәр гаризалар бирелсә, түләүләр 2020 елның 1 гыйнварыннан исәпләнәчәк. Балага 3 яшь тулмыйча, без гаризаларны кабул итмибез. Гаризаны электрон рәвештә Россия Федерациясенең яки Татарстан Рес-публикасының Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша бирергә мөмкин булачак.