Үзебезнеке арзан да, сыйфатлы да

2012 елның 28 декабре, җомга
Үзебезнеке арзан да, сыйфатлы да
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров инициативасы белән сентябрь аенда Арчада бизнес үзәге ачылган иде.
Анда эшмәкәрлекне үстерүгә багышлап төрле чаралар, киңәшмәләр, семинарлар үткәрелә. Әле менә күптән түгел генә уздырылган киңәшмә бюджет оешмаларын үзебезнең районда җитештерелгән арзанлы һәм сыйфатлы продукция белән тәэмин итүгә багышланды. Анда мәктәп директорлары, эшмәкәрләр катнашты.
Башта район эшмәкәрләренең “Алгарыш” дип аталган берлеге рәисе Назыйм Сибагатов үзәкнең, берлекнең эшчәнлеге белән таныштырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рафил Исмәгыйлев үзенең чыгышында мәктәпләрне, социаль учреждениеләрне продукция белән тәэмин итүдә булган кимчелекләрне күрсәтеп үтте. Үзебезнең районда арзанлы һәм сыйфатлы продуктлар булганда читтән кыйммәт бәягә сатып алуга юл куелырга тиеш түгел. Андый оешмалар әйтеп тә үтелде. Районда ике сөт эшкәртү цехы эшли, ит мәсьәләсендә дә проблема булмаячак. Эшмәкәрләр бәяләрне тагын да киметә алабыз дип тора.
Киңәшмәдә контрольлек итүче органнар вәкилләре дә чыгыш ясады, алар продукция белән тәэмин итүче оешмаларга куела торган таләпләрне аңлаттылар.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International