Гыйлемнең артыгы юк

2012 елның 28 декабре, җомга
Гыйлемнең артыгы юк
Арча станциясендәге мәчеттә районыбыз мәчетләрнең имамнары, абыстайлары һәм кунаклар катнашында мөхтәсибәт җыелышы булды.
Арчаның Җәмигъ мәчете имамы Рәмис хәзрәт Гарифуллинның Коръән сүрәсе укуы белән башланган җыелышка Балтач районыннан да имамнар килгән иде. Мөхтәсиб Раил хәзрәт Гыйләҗев хисап тотты. Татарстан Диния нәзарәтенең укыту бүлеге белгече Айнур Йосыпов билгеләп үткәнчә, Арча районы мәчетләрендә укулар Диния нәзарәте тарафыннан билгеләнгән бердәм укыту программасы буенча алып барыла. Шәһәрнең көньяк өлешендәге мәдрәсәнең эшчәнлеге уңай яктан бәяләнде.
Станция мәчетендә бүгенге көндә 14 төркемдә дини гыйлем алалар, шуларның 4сендә балалар. 200дән артык кешене Мөхәм-мәдия мәдрәсәсен тә-мамлаган 6 мөгаллим укыта. Биредә әхлак тәрбиясенә зур игътибар бирелә.
Арча районы мәчетләрендә узган ел 2000гә якын кеше гыйлем алган. Җыелышта халыкны изге юлга әйдәүче, иман нуры таратучы мөгаллимнәрнең хезмәтләре билгеләп үтелде. Дин әһелләре ачык дәресләрдә белемнәрен арттырдылар. Станция мәчете мөгаллимәләре Рая Фәтхуллина һәм Гөлшат Гый- ниятуллина дәресләр үткәрде. Аннан соң тәҗрибә уртаклаштылар. Мондый жыелышлар, укулар бик кирәк, белемнең артыгы юк. Райондагы 70тән артык мәчет бүгенге көндә яңадан теркәлү узган, калганнарыныкы да тәмамлану алдында. Мәчетләр җирләре дә рәсмиләштерү үтәчәк.
Розалия
ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International