Мин яратам сине, Зәринә!

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Баламның баласы балдан татлы, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул. Өйгә кайтып керүгә “Бабай кайтты!” – дип оныклар каршы ала.

 

– Бабай, син мин әйткәннәрнең барын да алып кайтмагансың бит! – ди дүрт яшьлек Зилә.

– Ул кибет бикле, анда карантин, – дип котылмакчы булам.

– Карантин түгел, бабай! – ди Зилә. – Анда – коронавирус!

Зилә белән бәхәсләшүе кыен. Ул яңа балалар бакчасына йөри. Кайвакытта аны миңа да алырга туры килә. Шәһәрне әйләнеп үтә торган юлдан кайтабыз. Зилә бакчада өйрәнгәннәрен практикада ныгытып кайта, я шигырь сөйли, я җырлап җибәрә. Бөтен игътибары светофорларда: “Менә бабай тыңла:

“Три цвета есть у светофора

Они понятны для шофера.

Красный цвет – проезда нет.

Желтый – будь готов к пути,

А зеленый цвет – кати!”

Яшел ут януга шәһәр ягына борылабыз. “Бабай, син кызыл утка чыктың, алай ярамый!” – ди Зилә. “Безгә ярый, – дип акланам. – Кызыл әнә теге машиналар өчен, алар безне үткәреп җибәрергә тиеш.

– Барыбер кызыл утка чыктың! – ди Зилә. – Алай ярамый!

Сабыйның башын бутамас өчен хәзер башка юлдан кайта башладык.

Бервакыт чәч алдырып кайттым. – Бабайның башы күренә! – дип каршы алды Зилә. Чыннан да, чәчне алгач баш күренә башлый бит инде...

Тагы бер оныгыбыз Алмаз балалар бакчасына йөри башлаган көннәрдә: “Алмаз, бакчада еламадыңмы соң?” – дип сорадым. “Юк”, – диде ул. Бераздан: “Эчтән генә еладым”, – дип куйды.

Зилә төрле түгәрәкләргә йөри. Кайткач өйрәнгәннәрен безгә дә күрсәтә. “Бабай, хәзер мин “Тәгәрмәч” ясыйм, син санап тор!” – ди. Башта татарча, аннан русча, шуннан соң инглизчә саната. Соңгысы бик барып  чыкмый инде. “Шуны да белмисең! – дип шелтәли онык. – Менә болай сана: уан, ту, фри, фо, файф...” Менә шулай олаймыш көндә инглизчә дә өйрәнергә туры килә.

Тагын бер оныгыбыз Зәринәгә быел июльдә өч яшь тула. Аның да инде белмәгәне юк. Телефонда судагы кебек йөзә. Һәрберебезнең телефон номерларын белә, каян, ничек эзләп таба – аптырап та куябыз. Балага телефонны бик бирмәгез, дип киңәш итәләр. Алай дип кистереп әйтәсе дә килми. Зәринә шул телефоннан эзләп табып җырлар өйрәнә. “Бабай, менә сиңа бер җыр җырлыйм”, – диде бер кичне һәм җырлап та бирде:

“Мин яратам сине, Татарстан,

Ал таңнарың өчен яратам,

Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган

Яңгырларың өчен яратам...”

– Мин яратам сине, Зәринә! – дип кочаклап алдым үзен. Йоклар алдыннан шул җырны җырлап, “Тыныч йокы, бабай!” – дип кереп китә ул.

– Алай түгел, мин яратам сине Татарстан! – ди Зәринә. Татарстаныбызның 100 еллыгына менә дигән бүләк әзерләде ул!

Тел  өчен көрәшергә түгел, ә сөйләшергә кирәк, дип бик дөрес әйтәләр. Айсинә оныгыбыз өч яшендә Г.Тукайның “Су анасы” шигырен “су кебек эчә” иде инде. Башка шигырь һәм әкиятләрне дә күп белә ул. Бакчага йөри башлагач русчаны да бик тиз эләктереп алды. Хәзер укытучы кебек, үзеннән кечерәкләр ялгышканда аларны төзәтеп куя. Быел ул беренче сыйныфка барачак.

Биш онык белән менә шулай мәш киләбез. Шигырь, җыр, бию ярышлары уздырабыз. Кошлар исемнәрен дә яхшы белә инде алар.

Мин яратам сезне, сабыйлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International