Язылу буенча гына кабул итәләр

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Чәчтарашханәләрдә эш ничек тора соң? Кызыксынып Арча үзәгендәге үзмәшгуль Фәридә Газизова чәчтарашханәсенә кердек

Махсус режим

Гөлсинә Зәкиева

Һәр һөнәр иясе үз урынында кирәк. Үзизоляция чорында аны аеруча нык аңладык. Чәчтарашханәләрнең ябык булуы да эчне пошырды.

Чәчләр үсте, кеше күзенә күренү түгел, үз-үзеңне күрәсе килми башлады. Шуңа 20 апрель көнне чәчтарашханәләр эшли башлый дигән сүзне халык шатлыклы хәбәр кебек кабул итте. Тик анда барырга электрон рөхсәт кирәк.

– Көн саен 8 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр эшлибез. Ял көннәрендә дә чыгабыз. Шимбә 16 сәгатькә кадәр булса, якшәмбе көнне 9дан 15 сәгатькә кадәр. Язылу буенча гына.  Язылмыйча килгән клиентларны кабул итмибез. Клиентларның битлекләре һәм кулларында перчаткалары (үзебез дә маска һәм перчаткалардан эшлибез) булырга тиеш. Ишектән керүгә тән температурасын үлчибез, вируска каршы спрей сиптереп, кулларын эшкәрттерәбез. Клиентлардан хәлләрен сорашабыз. Авырмыйлармы икәнен белү өчен. Чәчтарашханәләрне тикшерү өчен чек-лист алып барабыз, клиентларга гына түгел, үзебезгә дә,  тән температурасын, клиентларның кем булуын, каян килүен, телефон номерын шунда язып куябыз, – диде Фәридә Газизова.

Моннан тыш, бүлмә эченә дә дезинфекция үткәрелеп тора. Иртүк килү белән 15 минутка аппаратны кабызып, микроблар, бактерияләрне кварц нурлары белән эшкәртәләр. Аннан көнгә өч тапкыр башта сабынлы су, аннан составында хлор булган махсус су белән бөтен җирне сөртеп чыгалар, махсус эретмә сиптереп эшкәртәләр.

– Бүлмәне генә түгел, бөтен инструментларны да (кайчыларны һәр клиентка хезмәт күрсәткәннән соң) шундый юл белән дезинфекциялибез, – дип аңлатып үтте чәчтарашханә җитәкчесе Фәридә Газизова. – Клиентны озаткач, урындык-өстәлләрне, ишек тоткаларын составында хлор булган махсус су белән сөртәбез. Чираттагы клиентны 15-20 минуттан соң, бүлмәне җилләткәч кенә кабул итәбез. Муенга кую өчен бер тапкыр гына куллана торган салфеткалардан файдаланабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International