Арчага “Ярдәм янәшә!” акциясе кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча бирелә торган азык-төлек җыелмасыннан тартмалар кайтты.
Үзизоляция чорында авыр тормыш хәлендә калган татарстанларга азык-төлек тутырылган җыелмаларны җибәрә башлаулары турында хәбәр иткән идек инде. Ниһаять, алар безнең районга да килеп җитте.
– Бу изге эш бүгенге катлаулы эпидемиология вәзгыяте белән бәйле. Бик авыр хәлдә калган гаиләләр бар. Аларга аз булса да ярдәм йөзеннән эшләнә, – диде район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова. – Безнең районда ул 871 кешегә тапшырыла. Ә барлыгы 3478 җыелма кайтачак. Чөнки ул апрель, май айлары өчен икешәр булачак. Әлегә шул тартмаларның беренчеләре кайтты.
Азык-төлек тутырылган тартмалар 6 категориягә керүчеләргә, ягъни, керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган ялгыз яшәүче 65 яшьтән өлкән кешеләргә, 8 яшьтән өлкәнрәк балалары булган аз керемле гаиләләргә (кеше башына 8938 сум), әтиләре алимент түләүдән читләшкән, социаль яктан имин булмаган, шулай ук опека һәм попечительлек вазифаларын түләүсез башкарган гаиләләргә һәм кризис шартларында зур зыян күргән тармакларда эшләгән шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләрнең балаларына тапшырыла. Гаилә күп балалы икән, ул гаиләдәге балигъ булмаган һәр балага бирелә.
– Безнең районда барлыгы 1200 шәхси эшмәкәр, 700дән артык үзмәшгуль бар. Шулар арасыннан 98 кешене сайлап алырга кирәк. Һәрберсенең гаилә хәлләрен аерым өйрәнеп, җентекләп сайладык. Күчтәнәчләр аеруча зур зыян күргән, балигъ булмаган яшьтәге балалар тәрбияләгән, шулай ук күп балалы, гаиләләргә бирелә, – диде район башлыгы урынбасары.
Азык-төлек продуктлары җыелмасы 5 май көнне иртүк Арча Боз сараена бушатылды. Аннан аларны махсус төзелгән график буенча килеп, волонтерлар алып китте. Волонтерлар – мәгариф, мәдәният, социаль оешмалар хезмәткәрләре. Алдан аларга бу эшнең нинди тәртиптә башкарылырга тиешлеге турында аңлатылды. Һәр волонтерның маскадан һәм перчаткадан булырга тиешлеге турында да искәртелде.
Без 11нче “Күбәләк” балалар бакчасы җитәкчесе Айгөл Зөбәерова, волонтерлар, тәрбиячеләр, Зөлфия Вәлиева, Айгөл Әсхәдуллина белән Питомникка юл алдык. Беренче булып азык-төлек җыелмалары тартмасы өлкән яшьтәге Роза апа Җәләлиевага тапшырылды. Ул безнең каршыга ире белән чыккан иде. “Икебез генә яшибез. Пенсиябез зур түгел. Безне онытмаган өчен зур рәхмәт”, – диде Роза апа.
Алена Алврцян да Питомникта яши. Биш бала анасы. Берсе мәктәпне тәмамлаган, калганнары алтынчы, икенче мәктәптә укый.
– Балалар барысы да спорт белән шөгыльләнә. Олы улым Арчада “Яшь армиячеләр” хәрәкәте президенты иде, икенчесе дә җәмәгать эшләре активисты, – диде Алена. – Күп балалы гаилә буларак, хөкүмәтебез һәрчак ярдәм итеп тора. Әлеге ярдәм өчен дә без Президентыбыз, район җитәкчеләренә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Һәр гаилә азык-төлек җыелмасы тутырылган тартманы шулай зур рәхмәт сүзләре белән кабул итеп алды.