Урыннарга чыгып, эшләүче оешмаларның кануннар (предписание) буенча саклану чараларын ничек үтәүләрен тикшерә башладылар.
– Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йорты тулысынча изоляцияләнде, – диде Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Биектау территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Лилия Галләмова. – Эшләүче оешмаларда таләпләр үтәләме?
Арча муниципаль районының финанс һәм икътисад бүлеге җитәкчесе Илшат Нәбиуллин, административ комиссия баш белгече Илдар Нотфуллин белән берлектә оешмаларга рейдлар оештыра башладылар. Бу чараларның берсендә без дә катнаштык, “Арча нефть продуктлары” җәмгыяте, “Арча сөт комбинаты”, “КСМ” ширкәте, “Арча элеваторы” җәмгыятендә булдык.
“Арча сөт комбинаты”на Лилия Галләмовадан башкаларны кертмәделәр. Аңлап, дөрес кабул иттек. Чөнки халыкны азык белән тәэмин итүче оешмага һәркем кереп йөри алмый. Әмма сакчы будкасында көтеп торырга рөхсәт бирделәр. Анда да бик катгый таләпләр куелган. Һәр килгән кеше, әлбәттә инде, эшчеләр дә, кулларын антисептик белән эшкәртәләр. Температуралары үлчәнә. Алар турында махсус журналга языла.
“Арча элеваторы” җәмгыятендә бу эшкә аеруча зур җаваплылык белән караганнар. Сакчы будкасында ук Тамара Досмагамбетова температураны үлчи. Килүчеләрне теркәү өчен аерым журнал алып барыла. Барысында да маска, антисептиклар. Бүлмәләр даими җилләтелә. Идән, барлык җиһазлар махсус хлорлы катнашма салынган су белән сөртелә.
– Техника куркынычсызлыгы буенча инженер Ришат Нигамов көн саен эшчеләрнең температурасын үлчи, максатчан инструктаж үткәрә, – диде җәмгыятьнең генераль директоры Ләйсән Әһлиуллина. – Читтән килгән шоферларны машина кабинасыннан төшермибез. Изолятор әзерләдек. Административ бинада бер бүлмә бирдек.
Тикшерүчеләр “Арча нефть продуктлары” җәмгыятендә дә булдылар, киңәшләрен бирделәр, тәкъдимнәрен җиткерделәр. “КСМ” ширкәтендә вахта автобусына да дезинфекция ясарга кирәклеге турында әйттеләр. Авылларны да читтә калдырмадылар. “Курса МТС”ы ширкәтендә идарә бинасын, гаражны карадылар. Гараж мөдире көн саен эшчеләрнең температурасын үлчәп, журналга тутырып баруы турында җиткерде. Кыр эшләре вакытында басуда тукландыру, файдаланылган савыт-сабаны санитария таләпләренә туры китереп эшкәртү буенча да шартлар тудырылган.
– Безнең күпчелек кеше басуда, эштә. Бездән коронавирус куркырга тиеш, – диде хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. – Иң мөһиме, тиешле таләпләрне үтәп, авыруны кертмәскә. Бездә хәзерге көндә кызу эш вакыты. Һәр кеше үз урынында кирәк.
Соңыннан тикшерү нәтиҗәләре чыгарылды. “Нигездә, кушылган таләпләр үтәлә. Дезинфекция ясау чаралары белән аңлашылмаучылык туган. “Белизна” кулланалар. Тик ул дезинфекция ясау өчен түгел. Монда вируска каршы тәэсире булган “Астера”, “Диохлор”, “Ника”, “Хлоромин” кебек дезинфекция чаралары кулланырга кирәк, – диде Лилия Галләмова. – Бу эшкә җаваплылык белән карасыннар иде. Үзебезнең сәламәтлегебез, куркынычсызлыгыбыз өчен кирәк. Мондый рейдлар дәвам итәчәк.