Штерәдә яшәүче Мөршидә Җамалиева болай дип яза: “Менә минем кулымда Югары Пошалымда туып-үскән, 17 яшендә шәфкать туташы булып сугышка киткән, 21 яшендә, 1945 елның 6 маенда авыр яралардан Чехословакиядә вафат булган күрше авыл кызы Оркыя Сәләхова хатлары...”
Оркыяның хатлары басылган “Сөембикә” журналын да (№ 5, май, 1996 ел) җибәргән. Мөршидә ханым үзе Түбән Пошалымда туып-үскән. Рәхмәт Мөршидә ханымга, аның апасы Түбән Пошалымда яшәүче Венера Фатыйховага, “Сөембикә” журналын саклаганнары өчен һәм дә безгә шундый күңелне кузгата торган хәбәр җибәргәннәре өчен. Шунда ук без Урта Пошалым китапханәчесе Гөлназ Галимҗанова белән сөйләштек. “Югары Пошалымда Оркыя апаның туганнары калмады инде, – диде ул. – Безнең күрше кызы ул. Әнисе Хәҗәр апаны бик яхшы хәтерлим”.
Чыгып киттек Пошалым якларына. Башта Урта Пошалым китапханәсенә тукталдык. Китаханәче Гөлназ Галимҗанова үзенең туплаган мәгълуматлары белән таныштырды. “Оркыяның әнисе Хәҗәр апа затлы әби иде, – дип сөйләде Гөлназ ханым. – Абыстай булып йөрде. Ире дә мулла булган. Сәләх мулла репрессиягә эләккән. Мулла булган өчен алып киткәннәр. Кире кайтмаган... Алар 4 бала булган, дип беләм. Харун, Оркыя, Зәйнәп һәм иң төпчеге Хәмзә булырга тиеш. Харун абыйлары да сугышта һәлак булган. Зәйнәп апа Казанда яшәде. Хәзер еракта – кызында, исәндерме – белмим. Оркыя апа турында татар теле укытучысы Наилә апа Нуриева өйрәнгән һәм бик күп мәгълумат туплаган. Алар иске мәктәптә калган. Хәзер ул мәктәп юк инде...”
Оркыяның туган авылы – Югары Пошалымга да барып килдек. Хәзер ул нигездә башка кешеләр. Нигез дә, Оркыя да юк инде... Ул яшәгән урамны аның исеме белән билгеләгәннәр.
Юл уңаеннан Күлтәскә дә кереп чыктык. Укытучы Наилә апа Нуриеваны күреп сөйләштек. “Без ул вакытта балалар белән Оркыя Сәләхова турында күп мәгълумат тупладык, – дип сөйләде ул. – Казанга сеңлесе Зәйнәп янына да бардык. Үзәк универмагта бүлек мөдире булып эшли иде. Бергәләп фотоларга төштек. Мәктәптә отряд Оркыя Сәләхова исеме белән йөртелә иде. Алар барысы да иске мәктәптә калды...”
Урта Пошалым мәктәбе тарих укытучысы Фердинанд Рәхимҗанов: “Бер елны без балалар белән Оркыя Сәләхова язмышын өйрәнеп, Сабада фәнни конференциядә катнаштык”, -- диде.
Заманында шагыйрь Самат Шакир Пошалым якларына кайта һәм Оркыяга багышлап “Арча кызы” дигән шигырь яза.
Кем уйлар соң япь-яшь Арча кызы
Ерак илләр гизеп йөрер дип.
Утлар аша чыгып, сулар кичеп,
Тренденга барып керер дип.
“Минем апам Оркыя Сәләхова Казанда медицина училищесын тәмамлап, балалар шифаханәсендә операция шәфкать туташы булып эшли иде, – дип яза истәлекләрендә бертуган сеңлесе Зәйнәп Вилданова. – 1941 елның җәендә беренче ялын алып, авылыбызга – Югары Пошалымга кайтты. Шул каһәр төшкән сугыш башлануга аны военкоматка чакырып хәбәр килде. Ул киткән юлда тузгып калган тузаннар аркылы аның сылу гәүдәсен, безгә кул болгап елмаюын әле хәзер дә күрәм сыман... 1945 елның июнь аенда әни исеменә хат килеп төште. Аны апаның иптәшләре язып җибәргән иде. Оркыя апа яралыларны коткарган чакта яраланган һәм 1945 елның 6 мае иртәсендә авыр яралардан вафат булган. 8 майда Чехословакиянең Тренчинская Теплица шәһәрендә җирләнгән. Нинди үкенеч! Соңгы өметләребез шулай өзелеп калды... 1972 елда Казанга Чехословакиядән сәүдә эшлеклеләре килгән иде. Ничек итсәм иттем, алар белән очрашып сөйләштем, апаның фотосын бирдем, каберен эзләүләрен үтендем. Анна Малинова дигән ханым Оркыя апаның каберен эзләп тапты. Ул элек Тренчинская Теплица шәһәрендә булган. 1969 елгы бунттан соң, аны Братислава шәһәренә күчергәннәр икән. Анна ханым безгә чакыру җибәрде. 1972 елның июлендә әнием, олы кызым Оркыя һәм мин Чехословакиягә бару бәхетенә ирештек. Безне шәһәр мэры үзе кабул итте. Оркыя апаның исемен мәрмәр ташка үз куллары белән язган дусты – шәфкать туташы һәм тагын өч фронтташы белән очраштык. Братиславага барып, каберен күрергә дә насыйп булды. Әнием, догалар укып, туган җирнең бер уч туфрагын апаның каберенә салды. Кабер өстендәге мәрмәр ташка “Старший сержант гвардии Рукия Саляховна Саляхова. Слава җенщинам героям!” дип язылган иде”.
...Фронттан килгән хатлар. Бергә укыган, бергә эшләгән дус кызы Наҗиягә язылган алар.
Беренче хат.
“Мин бит 17 яшьтә чыгып киттем сугышка. Хәзер инде миңа 21нче яшь. Мин үстем, тазардым, матурландым кебек. Ә госпитальгә килеп кергәндә бөтенләй бала идем, бөтен кызлардан да бәләкәйрәк, ябыграк идем. Барысы да мине кызым дип йөртәләр иде. Хәзер үзгәрдем. Җиткән кыз инде мин. Башыннан башлап язам.1941 елның 2 июлендә Казанда поездга утырдык. Кузгалып китү белән барыбыз да ишек төбенә басып, күз белән Казанны озатып калдык. Барыбызның да күзендә мөлдерәп яшь тулды. Смоленск юнәлешенә юл тоттык. Күп мәртәбәләр тревога булды. Фашист самолетлары кара болыт кебек килеп, өстебезгә борчакларын сибеп китәләр. Бернинди кайнар ашсыз 10 көнләп барганнан соң бер авыл янында калдырдылар Алма бакчасына урнаштык. Чишенеп, су коенырга гына кергән идек, канатлы нәрсә очып үтте. Кире килеп борчакларын безнең өскә чәчеп китте. Бер врачыбыз һәлак булды. Сугыш белән беренче очрашу шушы иде... 25 январь, 1944 ел.”
“Наҗия белсәң иде, мин күпме шәһәрләр, авыллар күрдем. Без бит бер урында 2-3 атна гына торабыз. Һаман күчеп йөрибез. Ә үлем гел янәшәдә генә. Ике-өч төн рәттән йокламыйча эшлибез... 10 март, 1944 ел”
“Мин монда бер егет белән таныштым бит әле. Таймураз исемле. Вакыт уза, тормыш бара, сугыш белән яшь гомерем уза. Дөньяны белеп булмый. Гел күңелсезләнеп, гел уйланып, елап, сагынып йөрү дә кыен. Белмим, бу сугышта исән калырмынмы, юкмы?! Үлсәң, тормышны күрми, белми үләсең бит. Кем белә, бер-ике сәгатьтән ни булыр? 11 июль, 1944 ел”.
Самат Шакирның шигырь юллары искә төшә:
Кем белә бит: бәлки сихәтләнгәч,
Егет үзе эзләп килгәндер.
Елмаюлы йөзле кыз урынына
Салкын кабер ташы күргәндер... (“Арча кызына”)
Әнисенә язылган хатлардан юллар...
“Әнкәй, мин хәзерге көндә Румыниянең бер матур гына шәһәрендә торам. Шундый матур, яшел бакчалар. Эшемне яраталар. Менә бүген бөтен сестралар арасында доклад ясадым. Бик зур начальниклар булырга тиеш. Мин шулар алдында доклад ясаячакмын. Минем өчен кайгырмагыз. Сәлам белән кызың Оркыя. 8 июль, 1942 ел.”
“Әнкәем, мин сездән 1 май көнне күңелсез хат алдым. Миннән 3 ай хәбәр юк, бик елыйбыз дигәнсез. Харун абыйдан хат юк, дигәнсез. Бәлки почта начар йөридер... 6 май, 1943 ел.”
Китаханәче Гөлназ Галимҗанова туплаган истәлекләрдән: “Бервакыт ул яралы сугышчыларны госпитальгә озата барганда чолганышта кала, ләкин югалып калмый. Автоматлардан атып, немецларга каршы ут ача. Сугышчылар да булыша. Фашистлар чигенә. Мәскәү янындагы каты сугышларда батырлык һәм кыюлык күрсәткәне өчен Оркыя “Батырлык өчен медале” белән бүләкләнә. Ул снайперлар мәктәбенә җибәрүне дә сорап, гариза яза. Әмма “Безгә шәфкать туташлары кирәгрәк”, – дип калуын сорыйлар.
“Газиз Ватанымны, Казанымны шулкадәр сагындым. Сугыш бетсә иде дә, тизрәк туган илгә кайтсак иде”, – дип яза ул хатларында. Ләкин аңа туган илгә кайтырга насыйп булмый.
...Сугыш бетәргә өч көн калгач бит. “Җиңү көне килде. Оркыя апабыз да исән, тиздән... кайтыр дип өметләнеп, шатланып көттек, – дип яза истәлекләрендә сеңлесе Зәйнәп Вилданова. Әмма күрешергә насыйп булмый.