Сәлмән абый Мәүлетов 1926 елда Омск өлкәсенең Яланкүл авылында туган. 1940 елда 7 сыйныфны тәмамлагач авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Аны 1943 елда тәмамлап, колхозда бригадир булып эшли башлый. Шушы ук елның 7 ноябрендә аны армиягә алалар.
Бу вакытта Омск шәһәрендә укчы пехота полкы оеша. 1944 елның сентябренә кадәр өйрәнүләр узалар, шуннан соң вагоннарга төяп көнчыгышка озаталар. Японнарга каршы сугышта катнаша, 1950 елның 15 августына кадәр хезмәт итә.
Сәлмән абыйның әнисе Арча районының Иске Му авылыннан була. Әнисенең туган ягына кайтып район авыл хуҗалыгы бүлегендә агроном булып эшли башлый ул. Бу чорда МТСлар төзү башлана. Аны Наласа МТСына агроном итеп күчерәләр. 1956–1960 елларда Арча МТСында агроном булып эшли. 1966 елдан авыл хуҗалыгы культуралары корткычлары һәм авырулары турында хәбәр итү һәм фаразлау буенча Арча пункты мөдире.
1990 елның сентябрендә мин Арча үсемлекләрне саклау станциясе җитәкчесе булып эшли башладым. Сәлмән абый бик шатланып (аңа инде 64 яшь иде): “Мин инде пенсиядә, ял итим”, – дип кайтып китте.
Мин аның өенә барып: “Әйдә, бергә эшлик әле”, – дип яңадан эшкә чакырдым. Казанга барып приказ да алып кайттым. Тагын өч ел бергә эшләдек әле. Чын белгеч буларак аннан күп нәрсәгә өйрәндем. Сәлмән абый белән әле дә киңәшеп, хәбәрләшеп торабыз. Диләрә апа белән матур итеп яшиләр.
Әхмәт Хәкимҗанов,
Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча бүлеге баш агрономы
Сәлмән абый тормыш иптәше Диләрә апа белән