Алмаз Абзалов Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан туган авылында һәйкәл салып куя.

2020 елның 8 мае, җомга

Иске Масрадан ул. Арчада яши. Җиңел гәүдәле, бер минут тик торырга яратмый торган кеше. Аз сүзле. Күп сөйләшкәнгә караганда күп эшләүне кулайрак күрә. Шушы сыйфатлары аңа үз эшен булдырырга да ярдәм итә.

Ә соңгы вакытта ул изге ният белән янып йөри. Авыл зираты капкасын үз исәбенә эшләткән булган. Тик менә туган авылында сугышта һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә һәйкәл салдыру аның һич башыннан китми. Быел истәлекле дата – Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үзенең хыялын тормышка ашыра. Хәзерге вакытта Иске Масра авылы уртасында ерак сугыш авазларын, анда һәлак булган авыл халкын искә төшереп һәйкәл балкып тора.

– Безнең авылдан 86 кеше сугышка киткән, – диде Алмаз Абзалов. – Араларында бабам Абзалетдин Нәҗметдин улы да булган. Ул 1941 елның көзендә сугышка алына. Украина җирендә барган коточкыч сугышларда катнаша. Шунда совет гаскәрләренә бер елганы аркылып чыгарга туры килә. Әмма... Батып үләме, дошман пулясы тияме, анысы билгесез. Бары шунысын беләбез, аның белән бергә булган иптәшләре сөйләвенчә, Абзалетдин бабай елганың икенче ягына чыгып җитә алмый. 1942 елның көзе була бу. Бабайның бары бер хаты килеп кала. Хәбәрсез югала. Аның исеме “Хәтер китабы”на кертелгән.

Абзалетдин абый бик оста гармунчы булган. Үзе гармуннар, скрипкалар ясаган, шуларда матур итеп уйнаган. Аны хәтерләгән өлкәннәр шулай искә алгалаган. Ә әтисе Нәҗметдин бабай бик оста бабачы саналган, балаларны сөннәткә утыртып йөргән. Мәскәү, Себер якларына да чыгып киткән. Улы Абзалетдинны да үзе белән ала торган булган. 

– Бабай сугышка киткәндә әтигә нибары алты ай гына булган. Әтисез үскән ул. Әби сөйләгәннәрдән чыгып бабай бик яхшы кеше итеп хәтеребезгә сеңеп калган. Әби бездә дә аңа карата ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләде. Барлык балалар, хәзер оныклар, оныкчыклар очрашкан саен аны якын итеп искә алу матур гадәткә әверелде. Бу һәйкәлне булдыру да бабай истәлегенә. Оныгыннан бүләк. Шулай ук сугышта ятып калган барлык авылдашларым истәлегенә дә. Күпме еллар узуга карамастан, алар мәңге безнең күңелләрдә. Урыннары оҗмахта булсын, – диде Алмаз Абзалов. – Бездән соң киләчәк буын да батырларны онытмасын, шушы һәйкәл якыннарын исләренә төшереп торсын иде.

Гөлсинә Зәкиева 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International