6 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында булды. Ул “Игенче” хуҗалыгы басуында механизаторлар, җитәкчеләр белән очрашты.
Арча районы башлыгы Илшат Нуриев районда язгы кыр эшләренең барышы белән таныштырды. Район игенчеләре, катлаулы һава шартларына карамастан, булган мөмкинлекләрдән тулы файдаланырга омтылалар. Уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру тәмамланды. 2020 ел уңышы өчен тәэсир итүче матдәләрдә 60 килограммнан артык ашлама тупланды. 78 мең гектарда дым каплатырга тиеш булып, шуның 50 мең гектардан артыгы тырмаланды.
Басуларда дым каплатуда 100дән артык агрегат эшли. 50ләп агрегат чәчү чәчә. Барысы 8 мең гектарда (11 процент) чәчелде. “Курса МТСы”, “Яңарыш”, “Казанка”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Кырлай” ширкәтләрендә эшләр аеруча актив бара.
Хәзерге вакытта фермаларда тәүлеккә 191 тонна сөт савыла, уртача көнлек савым 18 килограммнан артык. Көнлек савым узган елның шул көненә караганда 3 килограммга күбрәк.
Район башлыгы ташламалы ягулык белән күрсәтелгән ярдәм өчен Президентка рәхмәт әйтте.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров республиканың көньяк һәм төньяк районнарының язгы чәчүгә һава шартларына карап төрле срокларда керешүләрен әйтеп үтте. “Һәркайда эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган, проблемалар юк, – диде ул. – Барлык территорияләрдә яңгырлар яуды, хәзер кыска срокларда чәчәргә кирәк. Республиканың бөтен районнарында эш бара”.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районы хезмәтчәннәрен язгы кыр эшләре өчен һәр аяз көнне файдаланырга чакырды. Ул шулай ук гади булмаган санитар-эпидемиологик һәм яңа коронавирус инфекциясе шартларында үзеңне һәм якыннарыңны саклауның аеруча мөһим булуын әйтте, үз сәламәтлегеңә игътибарлы булырга, куелган таләпләрне үтәргә кирәк.
Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе күргәзмәсен карады.
Биредә “Тукай юлы” – “Путь Тукая” проектын тәкъдир итү булды. Проектның максаты – авыл туризмын үстерү, ял итү һәм сәламәт яшәү рәвешенең яңа төрен җәелдерү, татар телен, татар авылын саклау.
Наласа авылында Рөстәм Миңнеханов 40 урынлык яңа балалар бакчасы төзелешен карады. Ул быел 1 сентябрьгә кадәр тапшырылачак. Хәзерге вакытта эчке эшләр башкарыла.
Президент Наласада Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салды. Наласа авылыннан сугышка 322 кеше китә, шуларның 195е кире әйләнеп кайтмый. Наласалар ил азатлыгы өчен батырларча сугыша. Равил Закиров хәтта Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Ул исән кайта. Тыныч тормышта да гел алгы сафларда була.