Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Кыш бабайдан бүләк
2013 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе
Кыш бабайдан бүләк
Балачак бәйрәмнәре турындагы якты хатирәләрдә Яңа ел иң истәлеклесе. Чөнки ул әкияти, серле, тылсымлы, хыялларны чынга ашыра, күңелләрне бүләкләре белән сөендерә торган бәйрәм.
Ә бәйрәм алдыннан йортларга урман кунагы — чыршы кайтып утыра һәм бар җиһанны ямь белән тутыра. Йортларда гына түгел, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, клубларда, барча җәмәгать урыннарында балкып, нур чәчеп утыручы урман кунагы тирә-ягына, гадәттә, балаларны җыеп куанычлы мизгелләр бүләк итә, зарыктырып, елга бер генә килә торган кунаклар Кыш бабай һәм Кар кызы белән дә күрештерә.
Яңа елга аяк басар алдыннан район Мәдәният йортындагы зур чыршы да әйләнәсенә балаларны җыйды. Биредә муниципаль район башлыгы чыршысы бәйрәменә районыбыз мәктәпләренең актив укучылары, опекага алынган балалар, Яңа Кенәр коррекцион мәктәбендә укучы алдынгылар, барлыгы 200 бала чакырылган иде.
Балаларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова, муниципаль район башлыгы Алмас Назиров исеменнән Яңа ел белән котлап, изге теләкләр юллады.
Бәйрәмгә Кар кызы алдан килгән булып чыкты. Ул бәйрәмне үзе башлап җибәрде, аннан бергәләп балалар белән Кыш бабайны чакырдылар. Юлларны кар көртләре күмгәнгә Кыш бабай бераз соңарып килсә дә, балалар ялыкмады, Кар кызы белән чыршы тирәли әйләнә тордылар. Ниһаять, капчыгы тулы бүләкләр белән бабакай күренде. Инде яше шактый булса да, җитез үзе, килеп керүгә, хәл дә алып тормыйча балалар белән җырлап, төрле уеннар да уйный башлады. Чыршыдагы утларның җем-җем балкуы, Кыш бабай белән Кар кызының (К.Тинчурин исемендәге театр артистлары) балалар арасында әвәрә килүе — чыршы бәйрәменең иң күңелле мизгеле бу. Балалар берсен-берсе уздырып Кыш бабайга сәләтен күрсәтеп калырга ашыга (юкса, ул озак тормас, башка балалар янына ашыга торгандыр): шигырьләр сөйлиләр, җырлыйлар, бииләр. Кыш бабай аларга капчыктагы бүләкләрне өләшә. Аннан, балалардан калышмаска тырышып, бүләк ясап үзе дә биеде (рәсемдә). Ә иң зур бүләк ахырга калган икән: Кыш бабай балаларга “Али баба һәм өч карак” дигән әкият алып килгән. К.Тинчурин артистлары куйган әкиятне балалар бик яратып карады. Кыш бабай белән очрашу, әкияттә кунакта булу, бүләкләр алу, үзләренә карата әйтелгән рух күтәренкелеге өстәүче теләкләрдән балалар яңа көч, дәрт алып, тырышлык кына мондый бәйрәмнәрдә катнашырга мөмкинлек бирәчәген аңлап, киләчәккә якты өмет–хыяллар белән таралышты.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз