Киеренке хезмәт белән яшәргә

2013 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе
Киеренке хезмәт белән яшәргә
2012 елда Татарстан Республикасында 2,4 млн. квадрат метр торак сафка баскан. Россиядә без әлеге күрсәткеч буенча өченче урында. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән видеокиңәшмәдә әйтелде. Аны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Республика Президенты социаль ипотека программасында катнашучы предприятиеләр җитәкчеләренә рәхмәт әйтте. “Илдә тиңе булмаган программа бу. Аның ярдәмендә без предприятиеләр хезмәткәрләренең торак мәсьәләләрен, шулай ук бюджеттагылар һәм яшь гаиләләрнең проблемаларын да хәл итәбез”, — диде ул. Президент шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү проблемасын хәл итү мәсьәләсенә дә тукталды. Республика программалары буенча ветераннар өчен 7128 фатир төзелде. Тагын 9027 фатирны ветераннар ирекле базардан алган, шуларның 1300е генә яңа йортларда. “Без бу юнәлештә эшләп бетермәдек, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Икенчел торак урынына без ветераннар өчен яңа фатирлар төзи ала идек”.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин 2013 елда 2 млн. 398 мең квадрат метр торак төзеләчәген әйтте. Шуның 383,3 мең кв. метры — социаль ипотека буенча.
Яңа елдан республикада тагын бер программа эшли башлый. Мәгариф, медицина, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләргә торак төзү кооперативларына кереп, арзан бәядән фатир алу мөмкинлеге биреләчәк. Аның шартлары социаль ипотека программасыныкы кебек.
ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов терлекчелектәге эшләргә анализ ясады, бурычлар куйды. Кешеләр белән эшләү, лаеклы хезмәт хакы түләү игътибар үзәгендә булырга тиеш. 1 гыйнвардан югары сортлы сөт саткан өчен һәр килограммга 2шәр сум өстәп түләнәчәк.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, киңәш-мәне дәвам итеп, 2012 елгы планнарның уңышлы үтәлүен билгеләп үтте. Төзү эшләре 2013 елда да киң колач белән алып барылачак, төзеләчәк объектларның нигезләре салып калдырылды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов хуҗалыклар эшенә анализ ясады. Бер атна эчендә 3326 килограмм сөт артты. Барлык хуҗалыкларда да күрсәткечләр арту ягында. Дөрес, әле бу саннар канәгатьләнерлек түгел, сыйфат буенча да күп эшлисе бар.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров терлекчелектә эшләрнең торышын алга да китеш юк, артка да китеш юк дип бәяләде. Фермаларда булганда иң гади әйберләрнең дә эшләнеп бетмәвен күрергә туры килә. Чисталык җитми, шуңа сыйфат начарлана. Җи-тәкчеләргә фермаларда ешрак булырга кирәк, контроль җитмәгәндә тәртип йомшый торган була. Кешеләргә матур сүз әйтергә, аралашырга, аңлашып яшәргә кирәк.
Тагын бер борчыган мәсьәлә — салымнарның түләнеп бет-мәве. Район бюджетына 17 млн. сумга якын акча кереп җитмәде. Шуның 11 млн. сумы — “Вамин” хуҗалыкларыныкы. Салымнар вакытында түләнергә тиеш, бу районның ныклыгы өчен кирәк.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International