Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Сагынып көттек
2013 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе
Сагынып көттек
Күңелләрдә яңа ел рухы районыбызның төп чыршысы кабынудан башлана. Тантана буласы көнне буран котыру сәбәпле, бәйрәм икенче көнгә күчерелде. Нинди шәп кич булды ул!
Салкыннардан, бураннан соң йомшаган табигать юмартлыгына куана-куана халык тамаша урыны — Сабантуй мәйданы — спорт һәм ял паркына юнәлде. Тау өстеннән караганда нинди күңелле манзара! Балалар таудан чана шуа, атынгычларда рәхәтләнә, мәйданны кардан, боздан эшләнгән әкият геройлары әйләндереп алган, кибетләр эшләп тора, учакларда пешкән шашлыкның тирә-юньгә хуш исе таралган...Кардан чистартылган баскычлардан түбәнгә атлыйбыз. Йөрәкләр Яңа ел чыршысына, ниндидер серлелеккә, могҗизага, яңа куанычларга ашкына. Боерса, Яңа елда бар да әйбәт булыр. Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллинның бәйрәм белән котлаулары күңелләрне тагын да күтәреп, яңа эшләргә рухландырып җибәрде.
Чыршы, чыршы, без сине сагынып көттек ел буе... Кулга-кул тотынып, яшел гүзәлкәй тирәли җырлап әйләнәбез. Менә ул могҗиза: чыршыбызда утлар кабынды! Тирә-юнь, йөзләр балкып китте. Күңелләр шатлык белән тулды. Ур-ра! Яшәсен мәңге яшь, яшел чыршыбыз, яшәсен Яңа ел бәйрәмнәре... Дәртле музыка яңгырый. Сәхнәгә әкият геройлары сибелә, Кыш бабайлар, Кар кызлары атлый. Берәү, икәү, өчәү.., юк, санап бетерерлек түгел. Киемнәрен генә күр, берсеннән-берсе төрле, кабатланмас. Кытай календаре буенча һәр елның үз символы: күсе, үгез, юлбарыс, куян, аҗдаһа, елан, ат, сарык, маймыл, әтәч, эт, дуңгыз. Киемнәре дә бик уңышлы сайланган, геройлар да бик килештереп уйныйлар. Аякларга салкын үтмәсен дип бии-бии кызыкларны күзәтәбез.
Хезмәт коллективлары тырышкан, һәркайсы 10ар минутлык күренеш әзерләгән. Күрче күселәрне, елкылдап торган соры киемнәрдән сәхнәне камап алдылар, бииләр, сикерәләр. Ул арада мультфильм герое Шапокляк, каударланып, сәхнәгә килеп чыга һәм яңгыравыклы, чәрелдәвек тавыш белән, күрмәдегезме шундый матур, йомшак, симез күсе — Ларисаны дип тамашачыга мөрәҗәгать итә. Халык тәгәри көлеп... Рәхмәт, Арчаның 7нче мәктәп коллективына (директоры Альмира Гатауллина, Айван), кыска гына вакыт эчендә шундый күңелле (эчтәлеген сөйләп тормыйм, ә сценарийның мәгънәле һәм көлкеле булуы бик мөһим) тамаша күрсәткәннәре, яңа костюмнары өчен. Барлык коллектив белән халык күңелен күрергә килгәннәр. Кыш бабай белән Кар кызының өр-яңа костюмнарының матурлыгы — сокланмый мөмкин түгел!
Укучылар сараеның убырлы карчыгы бигрәкләр дә үткен, заманча әби булып чыкты. Куркытырсың, бар, хәзергеләрне, дип, балаларның шуклыкларын сөйләп, аларны шүрләтерлек заманча убырлы булырга хыяллана. Герой тамашачы күңелен яуларга тиеш шул.
10нчы балалар бакчасы колективы чыгышы да бәйрәмне якты төсләр белән яктыртып җибәрде.
Чыгышларга ноктаны район мәдәният идарәсе коллективы куйды. Кыш бабай белән Кар кызы сәхнә уртасындагы зиннәтле, абруйлы тәхет бушлыгына игътибар итә. Алар тәхеткә утырырга тиешле хуҗаны эзләргә чыгып китүгә, сәхнәгә ел символлары сибелә. Сарык, маймыл, әтәч... — һәркайсы тәхетне яулап алырга тырыша. Китә ызгыш-талаш. Бар да әйбәт, шәп, нәкъ менә ел белән ул гына идарә итәргә тиеш. Ярый әле бәхәсне Кыш бабай: “Аның үзенең тәртибе бар”, – дип туктатты. Аҗдаһадан соң тәхеткә Елан утырырга тиеш. Шулай диюгә, тәхеткә ысылдап, Елан йомарланып менеп ятты. Кытай календаре әкиятме, әллә аның берәр ырымы, мәгънәсе бармы — бер Ходай гына белә. Ә без Яңа елга яңа өметләр, матур хыяллар белән керик, һәрбарчабызга исәнлек-саулык телик, ил-көннәребез тыныч, аяз булсын! Шушы теләкләрне куәтләп күктә салют йолдызчыклары атылды.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз