Гражданнарны видеоэлемтә режимында кабул итү

2020 елның 12 мае, сишәмбе

       «Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил турында» 2000 елның 3 мартындагы 95 номерлы Татарстан Республикасы Законы куйган бурычларны гамәлгә ашыру максатыннан, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауда ярдәм итү, аларны торгызу буенча; кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауда Татарстан Республикасы дәүләт органнарының үзара хезмәттәшлеге турында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил гражданнарны, шул исәптән дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, дәүләт органнары һәм федераль хакимият органнарының территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре белән берлектә, видеоэлемтә аша кабул итүләр үткәрү тәҗрибәсен дәвам итә.

      Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил атна саен телефон һәм видеоэлемтә аша гражданнарны шәхси кабул итә.

      Кабул итүгә алдан язылу (843) 236-41-80 телефоны буенча башкарыла (кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International