Җиңү көне! Бу бит шатлык! Ә күзләрдә яшьләр...

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

...Районда сугыш ветераннарының барысын да Бөек Җиңү көне белән котладылар

Урамга җиңел машиналар белән “Җиңүгә – 75 ел” дип язылган кызыл әләмнәр, фронт җырлары белән килеп керделәр. Юлда очраганнар кул болгап калды, өйдәгеләр тәрәзәгә капланды... 

Тәннәрдән ниндидер бер дулкын узды, күзләр яшь белән капланды. Бу дулкын күпме халыкны елаткан, әрнеткән, ир-егетләрне әрәм иткән,  исәннәренең дә тәнен, күңелен җәрәхәтләгән сугышка барып тоташа иде.

Әле кайчан гына район башлыгы Илшат Нуриев, сугыш ветераннарының өендә булып, юбилей медальләре тапшырып чыкты. Менә Җиңү бәйрәме дә килеп җитте. Район башлыгы Илшат Нуриев, аның урынбасары Гөлнара Гарипова, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хәрби комиссар Алмаз Борһанов, “Сугышчан туганлык” оешмасы әгъзалары, Бөек Ватан сугышы ветераннары янында булып, аларны зур юбилей белән котлап, бүләкләр тапшырдылар. Үзешчәннәр концерт куйдылар.

Арча станциясендәге Азин урамы, 41нче йорт янына килеп туктадык. Капка төбендәге эскәмиягә сугыш ветераны Исхак Хәбибуллин чыгып утырды. Ветеранның күкрәген “Батырлык өчен”, “Сугышчан казанышлары өчен”, “Ленинградны саклаган өчен” медальләре һәм юбилей медальләре бизи. Якыннары, күрше-тирә дә биредә. Ветеранга иң җылы сүзләр, теләкләр әйтелде, бүләкләр тапшырылды. Кайберәүләр шыпырт кына елый иде: “Безнекеләр бу көнне күрә алмады”, – дип.

Исхак Хәбибуллин 1924 елның 13 гыйнварында Саба районының Сатыш авылында күп балалы колхозчы гаиләсендә туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Исхак туган авылында эшли. Сугыш башлану турындагы хәбәрне ул кырда тракторда эшләгәндә ишетә. Аңа ул вакытта 18 яшь була. 1942 елның августында фронтка китә. Артиллерия полкына эләгә. Бөек Җиңүне Латвия урманнарында каршылый. Туган якка 1947 елда кайта. Чылбырлы тракторда эшләгән, Арчада “КСМ”да токарь булып хезмәт итеп, пенсиягә чыккан. Бер очрашуда ветераннан сораган булды: “Зур сугышлар үткәнсез, хезмәтнең дә җиңелен сайламагансыз, үзегез әйтмешли, бөтен дөньяның нужасын кичергәнсез, озак яшәвегезнең сере нидә?” – дип. “Гел хәрәкәттә булдым”, – дип җавап биргән иде ветеран.

Арча сәнгать мәктәбеннән Артур Хафизов “Җиңү көне” җырын башкарды. Җиңү көне! Бу бит шатлык! Ә күзләрдә яшьләр...

Фронт җырлары белән Зур Бирәзә авылына килеп кердек. Сугыш ветераны Шәрифҗан Шәфыйков яшәгән йортның капка төбенә килеп туктадык. Ветеран капка төбенә чыгып утырды. Шәрифҗан 1942 елның декабрендә 17 яшендә армиягә китә. 3 ай хезмәт иткәч, сугышка эләгә. Каунас шәһәре өчен сугышларда бик нык яралана, снаряд кыйпылчыклары башка, ике кулга, эчкә эләгә. Йөрәк турысында әле дә ярчык йөри. Сугыштан кайткач, Шәрифҗан абый төзүче һөнәрен сайлый.

Ярый әле көннәр матур булды. 9 май кояшы ул шатлык белән бергә моңсулык та бирә. Нәкъ 45нең кояшлы 9 мае кебек. Ил-көннәребез тыныч, үзебез исән-сау булыйк!

Дан һәм хөрмәт Сезгә, ветераннар!

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International