2020 елның 12 маеннан ГХАТ бүлеге гражданлык хәле актларын теркәүнең барлык төрләре буенча хезмәт күрсәтүне, шулай ук юридик яктан мөһим булган башка гамәлләр кылуны билгеләнгән эш режимы нигезендә яңадан башлап җибәрде.
Гаризалар Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталы аша, шулай ук (843-66) 3-15-43, 3-25-52 телефоннары аша кабул ителә.
Исегезгә төшерәбез, ЗАГС бүлегенә мөрәҗәгать иткәндә гамәлдәге барлык санитар кагыйдәләрне һәм гигиена нормативларын (битлек-перчатка режимы, социаль дистанция 1,5 м.) тайпылышсыз үтәргә кирәк.
Никахны тантаналы рәвештә теркәү яңадан башлап җибәрелде. Ләкин, үткәрелә торган чараларда, шул исәптән никахны теркәү тантаналарында катнашучыларның гомуми саны 10 кешедән артмаска тиеш, шул исәпкә кияү һәм кәләш, өйләнешүчеләрнең ата-аналары, фотограф, видеограф, ЗАГС бүлеге белгече керә. Туй тантанасы вакытында да битлек-перчатка режимын саклавыгызны сорыйбыз.