Ә җырлары яши күңелдә...

2013 елның 11 гыйнвары, җомга
Ә җырлары яши күңелдә...
Без Арчабыз, аның талантлы кешеләре, туган ягыбызның гүзәллеге белән горурланып яшибез һәм киләчәктә дә яшәргә язсын, иншалла. Туган ягыбызның данын еракларга таратучылар арасында якташыбыз Кызылъяр авылы егете Мостафа Ногман исеме аерым урын алып тора.
Урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килгән егет, таланты, намуслы хезмәте белән шагыйрь, галим, педагог дәрәҗәләренә ирешеп, үзеннән якты эз, халкына үлемсез җырларын, фәнни хезмәтләрен мирас итеп калдыра.
Узган ел декабрьдә Татарстан Язучылар берлеге шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан иҗат кичәсен уздырды. Ә бәйрәм районыбыздагы “Казан арты” тарих–этнография музеенда дәвам итте. Киләчәктә музейда ай саен сәнгать, иҗат юлында үз урынын тапкан күренекле шәхесләрнең иҗаты белән танышу, иҗат кичәләре уздырыла башлаячак. Ә бүгенгесе – тәүгесе. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова кичәне ачканда шагыйрьнең иҗаты турында: “Аның әсәрләрендә моң да, самимилек һәм хыялыйлык та бар. Без аның белән горурланып, якын итеп, “җыр патшасы” дип атыйбыз”, — диде.
Гомеренең ярты гасырдан артыгын халкына хезмәт итүгә багышлаган шәхес 36 ел элек татар дөньясын ятим итеп мәңгелеккә китеп барды... Ә үлемсез җырлары халык күңелендә уелып калган. Без аны җырлары аша беләбез, ул җырлар безне еш озатып йөри: “Арча кичләре”, “Моңлану”, “Киек казлар китә”, “Туган авылыма”, “Бөдрә таллар”, “Ак җилкән” һ.б. Шагыйрь күп җырларын Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова белән бергә иҗат иткән. “Мостафаның шигырьләре язылганда ук романс кебек языла аның”, — дип бәя бирә торган булган аңа Рөстәм Яхин. Өстәвенә, алар дөньяга туа, халыкның күңелен яулый барганнар. Һәм бүгенге көндә дә иң күп башкарыла, халык ярата торган җырлар рәтендә. Шагыйрь өчен шуннан да зур бәя бар микән?!
Тәүге белемен туган авылында үзләштергән Мостафа бәхет эзләп авылдан чыгып китә һәм аның биографиясендә яңа юллар барлыкка килә: ике югары белем ала, дәһшәтле сугыш юлларын уза. Шактый еллар читтә яшәп тә иҗат итә, ләкин барыбер Татарстанга кайтып төпләнеп, татар телен үстерү өлкәсендә, татар теле белгече, әдәби тәрҗемәче буларак күп эшләр башкара. Шулай ук көнчыгыш телләрен өйрәнеп, иске кулъязмаларны эзләп табып, аларны эшкәртеп халкына җиткерүдә дә күп көч куя.
Мостафа абый балаларының үзенең иҗади юлын дәвам итеп яшәүләре турында хыяллана. Аллаһы Тәгалә аның ул хыялларын тормышка ашыра. Шагыйрьнең олы улы Искәндәр дөньяга танылган рәссам, Франциядә яши, ә кечесе Айдар музыкант, үз вакытында Арча педагогика училищесында укыткан, хәзер лаеклы ялда, Казанда гомер итә. Киләчәктә бабаларының хыялын оныклары да тормышка ашырыр әле.
Кичәгә килгән кунакларның да шагыйрь турында уртаклашырлык истәлекләре шактый иде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев студент чагында шагыйрьнең лекцияләрен тыңлавы, тик 1976 елда Мостафа абый вафат булу сәбәпле ул бәхетнең кыска гомерле булуы, “Казан арты” әдәби музей берләшмәсе директоры Ренат Фазлыйәхмәтов музейда шагыйрьнең кулъязма шигырьләре саклануы, язучы якташыбыз Гариф Ахуновның кызы Найлә ханым Мостафа Ногман гаиләсе белән гаилә дуслары булулары, Яңа Кенәр лицее укытучысы Алсу Сафина шагыйрьнең үз мәктәпләрендә укыган булуы, аның белән горурланып яшәүләре турында сөйли. Музейның фәнни хезмәткәре шагыйрьнең гыйльми эшчәнлеге хакында ирештерә.
Кичәне ямьләп Расих Галимҗанов, Факия Шәрәфетдинова башкаруында Мостафа Ногман сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырый. Шатлык та, сагыш та, мәхәббәт тә чагыла аларда. Һәрберсе үзенчә шагыйрь күңелендәге кичерешләрне әйтергә тырыша сыман...
Мостафа Ногман гомере буе мәхәббәт уты белән янып, һәрчак яшьләрчә хис белән яши. Олыгая барса да үзенә агай дип дәшкәннәрен өнәп бетерми ул, тирә-юньдәгеләргә яшен белдерергә теләмәве, юбилейларын уздырмавы да яшьлектән аерылырга теләмәве булгандыр, мөгаен. Һәм ул җырлары белән мәңгегә яшьлек илендә калып бүгенге көндә дә балкып яши!
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International