Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Хатларда заман сулышы
2013 елның 11 гыйнвары, җомга
Хатларда заман сулышы
Газета укучыларыбызның матбугат белән танышып барулары уңай күренеш, димәк, тормышыбызда барган вакыйгаларга битараф түгелләр. Шәхсән мин үзем дә район газетасына даими язылам. Югыйсә, эштә газета эчтәлеге белән тулысынча таныш кебек. Өйдә утырганда да (балалар тәрбияләдем) махсус почтага барып язылыр идем. Ничек инде район яңалыкларыннан, хәбәрләреннән башка яшәмәк кирәк?!
Яңа ел ял көннәре белән бәйле сәбәпле газетабызның кайбер саннары чыкмый калды, инде иптәшем юксынып эшкә шалтырата, район газетасы нишләп килмәде, дип.
Рәхмәт газета укучыларыбызга, алар укып кына калмый, кулларына каләм алып, мәкаләләр дә яза. Атна саен газетабызның бер битен газета укучыларыбыз хатларына багышлыйбыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, язу ул күңелгә бик зур рәхәтлек бирә торган иҗат. Мәкаләң матбугатта дөнья күрсә, монысы инде аерата дулкынлану кичерү халәте. Язганнар моны яхшы белә. Ә күңелдә күпме хатирәләр, күңеллесе дә, гыйбрәтлесе дә, әйтелмәгән сүзләр... Тирә-ягыбызда нинди кызыклы язмышлы кешеләр, тырыш хезмәтчәннәр, сәләтле балалар. Нинди ямьле җәйләр, көзләр үтте. Печәне, җиләге, гөмбәсе, дигәндәй. Җый гына. Язар өчен тема күп. Күңелдә шыткан уй-фикерләрне кәгазь битенә төшерергә һәм редакциягә юлларга кирәк. Үзең генә уйланып калма, башкаларны да уйландыр. Сүзнең көче менә шунда!
Шөкер, арабызда тынгысыз күңелле кешеләр байтак. Алар шалтырата, яза, редакциягә килә. Яңа Кенәрдән Рифат Габидуллин, Марат Абдуллин, Фәрит Вафин, Түбән Атыдан Данис Хәмидуллин, Чөмә-Елгадан Фирдия Гафиятова, Арчадан Минһаҗ Кашапов, Роза Шәйхетдинова, Дамир Таҗиев, Факия Шәрәфетдинова, Венера Нуриева, Балтачтан (Урта Пошалым) Зөлфирә Камалова, Орнашбаштан Ленар Вәлиев һ.б. Хөрмәтле актив хәбәрчеләребез, рәхмәт матур хатларыгызга, алга таба да язып торыгыз, үзегез исән-сау, каләмегез шома, телегез үткен булсын!
Матбугат ул сүз әйтер өчен менә дигән трибуна. Моны яхшы аңлаган оешма, учреждение, предприятие, авыл хуҗалыгы җитәкчелеге газетадан оста файдалана. Халык белән эшләүнең иң үтемле юлы бу. Район прокуроры урынбасары Радик Хәбибуллинның гыйбрәтле язмаларын газета укучыларыбыз көтеп ала. Арча район судының судья ярдәмчесе Ильмира Зарипова шулай ук безнең актив хәбәрчебез. Закон тарафыннан тыелган гамәлләрне, гомумән, законнарны белеп торыйк. Спорт яңалыклары белән даими таныштырып баручы Бари Бакиров, Хәйдәр Зәйнуллин, шахмат ярышларының баш хөкемдары Әмир Шәяхмәтов турында да тынгысызлар, үз спортчыларын күрсәтә белүчеләр дияр идем.
Районның ЮХИДИ бүлек-чәсе (җитәкчесе Габделхак Касыймов), ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы (Булат Кадыйров), Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе (Рузия Нурмөхәммәтова), Арча ВДПОсы (Әмир Әмирфатов) һәм башкалар редакция белән тыгыз элемтәдә хезмәттәшлек итәләр.
Шикаять хатларына да, аноним булсалар да, битараф калмыйбыз. Күчермәләрен тиешле урыннарга җибәрәбез, җавапларын алабыз. Тамчы тама-тама ташны тишәр ди, тормышыбыздагы мәрхәмәтсезлекләр, битарафлык, җитешсезлекләр турында да дәшми калмаска кирәк.
“Сорау—җавап” рубрикасына үзегезне кызыксындырган сорауларыгызны язып җибәрә аласыз.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, Яңа ел белән сезне! Авыртмыйча, кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын. Газетабызны укып, язылмаган булсагыз язылып, хатлар юллап торыгыз! Матбугат сезнең хатлар белән көчле, чөнки аларда заман сулышы, йөрәк тибеше, күңел авазы.
Румия НАДРШИНА,
хатлар бүлеге мөхәррире
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз