Хәвеф–хәтәрсез эшләргә

2013 елның 11 гыйнвары, җомга
Хәвеф–хәтәрсез эшләргә
Быел республикада 811 күп фатирлы йорт ныклап төзекләндереләчәк. Моның өчен 4,35 млрд. сум акча бүлеп бирелде. Узган ел 948 күп фатирлы йорт ныклап төзекләндерелгән иде.
Бу турыда 5 гыйнварда атна саен үткәрелә торган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин сөйләде. Киңәшмә ТР Премьер–министры Илдар Халиков җитәкчелегендә узды.
Ирек Фәйзуллин узган ел ахырында Россия Президентының Торак–коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга булышу фондының эшен 2016 елга кадәр озайта торган законга кул куюы турында әйтеп үтте. Шулай ук фатир ияләре өчен мәҗбүри айлык түләүләр кертә торган күп фатирлы йортларны ныклап төзекләндерүне финанслау системасы төзү турындагы законга төзәтмәләр көченә керде. Айлык взносның минималь күләме РФ субъект-ларының хокукый актлары белән билгеләнәчәк.
2013 елда “Чиста су” федераль максатчан программаны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 43,6 млн. сум акча бүлеп бирелә. Быел 162 мәктәп ныклап төзекләндереләчәк. 417 сәламәтлек саклау учреждениесе төзүгә һәм төзекләндерүгә 330 млн. сум акча бирелә. 2013 елда 75 фельдшер–акушерлык пункты төзеләчәк.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры урынбасары Минсәгыйр Нуретдинов терлекчелектә 2012 елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Былтыр республикада 330 мең тонна терлек ите җитештерелде (2011 елга карата үсеш 12 процент), кош ите җитештерү 19 процентка артты.
Сөт җитештерүдә 2011 елга караганда 1 процентка кимлек бар.
Хәзерге вакытта республика буенча тәүлеккә 2858 тонна сөт савыла. Декабрь башындагыга караганда 12,5 тоннага артык, әмма узган елның шул чорындагыдан 30 тоннага ким.
Министр күрсәтмәсе буенча терлекләрнең продуктлылыгы түбән булган 100 хуҗалык белән аерым эш алып барыла.
ТР Премьер–министры Илдар Халиков җитәкчеләрнең фермаларда ешрак булуы күрсәткечләргә сизелерлек йогынты ясавын билгеләп үтте.
М.Нуретдинов декабрьдә булган салкынның уҗымнарга зыян салу ихтималын искәртте. Шуңа күрә булган орлыкларны сакларга кирәк.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, киңәшмәне дәвам итеп, алда торган бурычларга тукталды. Төзелеш буенча планнар билгеле, күп фатирлы йортларны ныклап төзекләндерү эшләренә керешергә вакыт.
Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин 2013 елга төзелеш планнары белән таныштырды.
2013 елда районда кимендә 27 мең кв. метр торак сафка кертеләчәк. Шәһәрнең Көнбатыш урамында алты 12шәр, Пушкин урамында бер — 24, Кызыл Бистә урамында ике 24 фатирлы йорт төзеләчәк.
Гражданнарны тузган торактан күчерү программасы буенча Зәйнуллин һәм М.Җәлил урамнарында 6 һәм 5 фатирлы ике йорт төзелеп бетеп килә. Тагын Камал, Бакча һәм М.Җәлил урамнарында 15әр фатирлы өч йорт төзү планлаштырыла. Болардан тыш Беренче Май, М.Җәлил, Ватан урамнарында 15әр фатирлы өч йорт төзү өчен әзерлек эшләре башланды.
Арча шәһәрендә инвестиция төзелеше линиясе буенча Бор-һанов урамында 15 фатирлы йорт төзелеп бетү алдында, Зур урамда 12 фатирлы йортның беренче каты күтәрелде.
Түбән Аты авылында участок инспекторы өчен пункты булган йорт төзү күздә тотыла. Яңа Иябаш авылында да шундый йорт салу өчен җир участогы әзерләнә.
Быел шәһәрнең 3нче Күпер тыкрыгы, 6 (“Энергосервис” ширкәте), Банк урамы, 18 (“Строй–Мастер” ширкәте), Банк урамы, 20 (“Икстрой” ширкәте), Банк урамы, 22 (“Арча МСОсы” ширкәте), Банк урамы, 37 (“Арча МСОсы” ширкәте), Күпер урамы, 13 (“Арча КСМы” ширкәте), Күпер урамы, 7 (“Арча КСМы” ширкәте), Җиңүнең 40 еллыгы урамы, 7 йорт (“Водоканал–Сервис” ширкәте) ныклап төзекләндереләчәк.
2013 елда Шушмабаш урта мәктәбе (“Строй–Мастер” ширкәте), Иске Чүриле урта мәктәбе (“Арча МСОсы” ширкәте), Лесхоз урта мәктәбе (“Билдгруп” ширкәте) ныклап төзекләндерелә. Шулай ук Арчаның 2нче урта мәктәбендә ныклап төзекләндерү эшләре, Арчаның 3нче номерлы мәктәбен үзгәртеп кору дәвам итәчәк.
Быел Сикертән, Симетбаш, Иске Иябаш авылларында яңа клублар сафка басачак.
Түбән Оры, Өчиле авылларында яңа фельдшер–акушерлык пунктлары урнаштырыла. Яңа Кенәр табиблык амбулаториясе, Пөшәңгәр, Шурабаш, Урта Аты, Утар Аты, Шура, Иске Чүриле, Яңа Чүриле, Иске Ашыт, Сөрде, Югары Оры авылларында фельдшер–акушерлык пунтклары ныклап төзекләндерелә.
Арча шәһәрендә ябык Боз сарае төзелә.
“Чиста су” программасы буенча Айван авылында су белән тәэмин ителешне арттыру, Шекә һәм Югары Курса авылларында яңа башнялар куеп су кертү планлаштырыла.
— Программалар расланган, хәвеф–хәтәрләрсез эшләргә генә кала, — диде муниципаль район башлыгы Алмас Назиров киңәшмәгә йомгак ясап.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International