Ак чәчәкләр кебек ап-ак булып калыгыз

2020 елның 15 мае, җомга

12 май – Шәфкать туташлары көне иде. Һөнәри бәйрәмнәрен алар хастаханәдә авырулар янында каршы алды.

Илдә урнашкан вәзгыять күп һөнәр ияләренең кадерләрен белергә өйрәтте. Шуларның берсе – шәфкать туташлары. Иң авыр мизгелләрдә алар өйдә гаиләсе, туганнары янында түгел, ә хастаханәдә авырулар тирәсендә булдылар, аларның сәламәтлекләре, тормышларын саклап калу өчен көрәштеләр.

Безнең Арча үзәк хастаханәсендә 300дән артык шәфкать туташы бар. Шуларның һәрберсе турында мактау сүзләре генә әйтәсе килә. Барлык шәфкать туташлары баш шәфкать туташы Фәния Галимова кул астында эшли.

– Чын лидер ул. Изге күңелле, ярдәмчел, үзенә тапшырылган эш өчен янып яши торган, һөнәрен яратып башкаручы, үз кул астындагы шәфкать туташларын һәрвакыт яклап чыгучы, аларга булышырга әзер торучы кеше. Төньяк төбәкнең шәфкать туташлары ассоциациясен дә җитәкләүче ул. Аның турында нинди мактау сүзләре әйтсәк тә аз булыр кебек, – диделәр Фәния Галимова хакында хезмәттәшләре.

Шундый кеше җитәкчелегендә эшләүче шәфкать туташлары берничек тә начар була алмый. Хастаханәнең терапия бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып эшләүче Гөлназ Васильева әнә шундыйлардан.

Гөлназ Миннәхмәтовнаның Казан медицина училищесын тәмамлап Арчага эшкә кайтуына 23 ел. Башта ул поликлиникада, гинекология бүлегендә шәфкать туташы була. 2013 елда үзен терапия бүлегенә өлкән шәфкать туташы итеп билгелиләр.

– Укырга кергәндә нинди һөнәр сайлавымны аңлап та бетермәдем. Даими эш урыны булу күбрәк кызыксындырды. Соңрак хезмәтемне ярата башладым. Мин шундый характерлы кеше, кайда булсам да бик тиз ияләшәм, коллективны үз итәм. Бер урында таптанырга яратмыйм. Һаман үз өстемдә эшләргә, камилләшергә тырышам. Тәкъдимнәр кертәм. Җитәкчеләр дә аларны уңай кабул итә. Оештыру осталыгым да бар, дип уйлыйм. Шулай булмаса, 32 кешелек коллективны җитәкли алмас идем, – диде Гөлназ Васильева. – Мин кеше белән аралашканда ук аның нәрсәгә кулы барганын аңлап алам һәм шул эшкә куям. Бик таләпчәнмен. Миңа кеше гел эштә булсын. Үземә максат куям һәм тормышка ашса, шуннан ләззәт алам. Минем карамакта әле онкология бүлеге дә бар. Анда ике шәфкать туташы эшли. Чираттагы ялларга киткәндә Фәния Галимованы да алыштырып торам.

Өлкән шәфкать туташы авырулар белән дә уртак тел табып, алар белән аралашып, хәлләрен белеп, киңәшләр биреп эшли. “Кайвакыт ризасызлык белдергән авырулар да була. Бездә күбрәк олы кешеләр ята. Аларның психика да үзгә, хәтер дә начаррак. Яхшылап аңлатырга, кабатлап әйтергә дә туры килә. Онкологик авырулар янында чын психолог булу сорала. Дарулар белән тәэмин итү дә минем өстә. Тук-лану да минем контроль аша уза. Менә шулай көннәр буе хастаханәнең бер катыннан икенчесенә йөгереп йөрим. Эш бик күп”, – диде Гөлназ Васильева.

Мондый җаваплы, күп вакыт сорый торган хезмәттә өйдәгеләрнең аңлавы да зур роль уйный. Чөнки күп вакыт соңга калып кайтырга, ял көннәрендә дә эшкә чыгарга туры килә. “Өйдә аңлыйлар. Энергиям күп. Барына да өлгерәм”, – ди өлкән шәфкать туташы.

Барлык шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Менә шундый авыр һәм тынгысыз хезмәтләрендә уңышлар, сәламәтлек телибез.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International