Юл йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән беләләр

2020 елның 15 мае, җомга

Үзизоляция көннәрендә, апрель аенда arskmedia.ru сайтында #Өйдә утырабыз# БергәләпПДДөйрәнәбез фотоконкурсы узды.

Анда районыбызның балалар бакчасына йөрүче һәм башлангыч сыйныфларда укучы 72 бала катнашты. Онлайн тавыш бирү юлы буенча ачыкланган җиңүчеләр түбәндәгеләр булды: 1 урында Арчаның 6нчы “Сандугач” балалар бакчасыннан Мәлик Шиһабетдинов (2269 тавыш), 2 урында  Мөндеш балалар бакчасыннан Адилхан Сабиров (2212 тавыш), 3 урында “Сандугач”тан Ильяр Шәймуллин (1739 тавыш), 4 урында “Кояшкай” балалар бакчасыннан Реназ Вәлиев (1597 тавыш), 5 урында Арчадан Аяз Бәхтияров (511 тавыш).

Җиңүчеләр ЮХИДИ һәм Арча районы буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы учреждениесенең дипломнары һәм бүләкләренә ия булачак. Бу юлы җиңү бәхетенә ирешмәгәннәр дә бүләксез калмый: аларга шулай ук ЮХИДИ һәм Арча районы буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы учреждениесенең грамотасы һәм истәлек бүләкләре тапшырылачак.

Бүләкләү илдә үзизоляция режимы беткәннән соң була.

Конкурста катнашырга этәргеч биргән, тавыш җыюда көч куйган һәркемгә, аеруча бакча тәрбиячеләре, укытучылар, әти-әниләргә, катнашучыларга, тавыш бирүчеләргә зур рәхмәт!

Юлларда хәвеф-хәтәрсез, имин йөрергә язсын. Ә юл йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән белгәннәр аны гомер буе онытмаячак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International