Күкләребез аяз булсын

2020 елның 15 мае, җомга

Җиңү көне алдыннан тыл хезмәтчәннәрен дә онытмадылар. Чөнки тыл ул икенче сугыш кыры булган

Аерма шунда гына, анда кулларына мылтык тотып, атакага бармаганнар, ә көнне-төнгә ялгап эшләп, фронт өчен дип икмәк үстергәннәр. Олы яшьтәге әби-бабайлар, хатын-кызлар, кулларына сәнәк, көрәк тота алган, әле балалыктан чыгарга да өлгермәгән малайлар һәм кызлар, ачлыктан интегүләренә карамастан, басуда эшләгәннәр, урман кискәннәр, окоп казыганнар, торф чыгарганнар.

Арча үзәгендәге тыл хезмәтчәннәренә куелган обелиск яныннан бу көннәрдә кеше өзелмәде. Һәр кеше әби-бабасын, әти-әнисен искә алып, аның каршында баш иде, чәчәк бәйләмнәре салды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре җитәкчеләре Ренат Гатиятов белән берлектә обелискка венок салдылар, тыл хезмәтчәннәренә хөрмәтләрен, аларның батырлыклары белән горурлануларын белдерделәр.

Шулай ук Ренат Гатиятов Үрнәк бистәсендә билгесез солдат һәйкәленә, Күлтәстә сугышта һәлак булган авыл кешеләренә куелган обелискка чәчәк салуда да катнашты.

Күлтәскә килгәндә өлкән яшьтәге бер апа һәйкәлне юып йөри иде. Шушы авылда яшәүче, гомер буе китапханәдә эшләп лаеклы ялга чыккан Галимә апа дип таныштырды ул үзе белән.

– Миңа һәйкәлне юарга беркем кушмый. Үз теләгем белән килеп, юып, тирә-юнен чистартып, карап торам. Миңа шул рәхәтлек бирә, – диде ул.

Аннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов фронттан исән-сау әйләнеп кайтканнан соң авыл хуҗалыгы өлкәсендә  фидакарь хезмәт иткән сугыш ветераннары янында булып, аларга олы ихтирамын белдерде, Рәхмәт хатлары, бүләк тапшырды.

Җитәкче кулыннан мондый бүләкләрне Күлтәстән электромонтер, умартачы булып эшләгән (ул әле дә хуҗалыгында кортлар тота, без килгәндә бакчада алар янында иде) Гарәфетдин Зиннуров, Шурадан бригадир-агротехник булып эшләгән Ризван Исмәгыйлев, Симетбаштан бригадир, ревизия комиссиясе рәисе, инженер вазыйфаларын башкарган Габдрахман Сафин, Иске Йорттан заманында бригадир, баш зоотехник, хуҗалык рәисе урынбасары булып эшләгән Равил Фазлыев бар иде.

Гарәфетдин абый кунакларны честь биреп озатып калды, Равил абый үзен зурлаулары өчен матур теләкләрен, рәхмәт сүзләрен белдерде.

– Киләчәгебез якты, күкләребез аяз булсын, сугыш афәтләре күрергә язмасын, – диде Равил Фазлыев.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International