Чәчүлекләрне эшкәртмичә булмый, әмма моны бал кортларына зыян салмый торган итеп башкарырга кирәк
Элегрәк наласалар яңгырлар безне читләтеп үтә, дип зарланалар иде. Соңгы ике-өч елда аларның зарын ишетепме, яңгырлар бу якларны үз итә башлады. Әле менә соңгы яңгырның да иң күбе шунда яуган – 9 мм. Башка урыннарда 5–6 мм тирәсе.
Тузан очып торганчы дымның өстәлүе әйбәт, эшкә дә зыян китерерлек булмады, икенче көнне иртән басуларда эшләр гөрли иде инде.
Соңгы тәүлектә хуҗалык-ларда бер тәүлектә 4417 гектарда (6,1 процент) чәчү чәчелде. “Казанка”, “Курса МТСы” ширкәтләре сабан культуралары чәчүне төгәлләделәр. “Ак барс” агрокомплексы”, “Ватан”, “Яңарыш”, “Ашытбаш” ширкәтләрендә чәчү тәмамлауга таба бара.
Фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп эшләүче механизаторларыбыз күп. “Яңарыш” ширкәтеннән Илнур Гыйльмиев чәчү комплексы белән 1740 гектарда сабан культуралары чәчте.
“Курса МТСы” ширкәтендә быел ике чәчү комплексы эшләде. Зур тәҗрибәле механизатор Мансур Хуҗиәхмәтов 980 гектар, яшь механизатор Илнур Галимуллин 880 гектарда чәчте.
“Ак барс” агрокомплексы”ннан Рафаэль Җәләлиев 1488 гектарда культивация ясады. “Северный” ширкәтеннән Рәдис Низамов, 420 гектарда культивация ясап, 550 гектарда дым каплатты.
Район башлыгы Илшат Нуриев һәр хуҗалыкның алдынгы механизаторларына Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды. 13 майда әлеге бүләкләргә “Тукай” ширкәтеннән Фидаил Сабиров, “Ватан” ширкәтеннән Таһир Сабиров, “Северный”дан Рәдис Низамов, “Ашытбаш”тан Рамил Сибгатуллин, “Кишет”тән Зөлфәт Галиуллин лаек булдылар.
Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов яшь механизаторлар арасында алдынгыларга бүләкләр тапшырды.
“Игенче” ширкәтендә 1155 гектардагы чәчүлекләр чүп үләннәргә каршы эшкәртелде. “Яңарыш”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Кырлай” ширкәтләрендә дә бу эш башланып китте. Озакламый авыруларга, корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртүләр башланачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренә пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшләгәндә Федераль закон нормаларын һәм гигиеник таләпләрне тайпылышсыз үтәү турында хат җибәрде. “Әлеге мәгълүматны хуҗалыкларга җиткерүне һәм авыл хуҗалыгы культураларын пестицидлар, агрохимикатлар кулланып эшкәрткәндә бал кортларының һәлак булуына юл куймас өчен чаралар күрүегезне сорыйбыз”, – диелә әлеге хатта.
– Без бу мәсьәләне аерым контрольдә тотачакбыз, – дип ышандырды район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов.
Ильяс Фәттахов