Урамга чыгу өчен рөхсәт кирәкми

2020 елның 15 мае, җомга

Россия Президенты Владимир Путин төбәкләр алдына коронавирус белән чикләүләрдән әкренләп чыгу һәм икътисадны тергезеп җибәрү бурычын куйды

Бу турыда 11 майда булган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов искәртеп үтте.

Район башлыклары белән үткәрелгән дүшәмбе киңәшмәсендә Рөстәм Миңнеханов болай диде: “Үзизоляция режимы туктатылмый. Без, икътисад эшләп китсен дип, яңалыклар кертәбез. Район башлыкларына мөрәҗәгать итәм: сезгә ышанып тапшырылган территориядә, иминлекне саклап, барлык предприятиеләрнең дә эшләвен тәэмин итәргә.  Предприятие, бигрәк тә кече предприятие, ай ярым эшсез тора алмый. Мин ышанам, әгәр дә без бу мәсьәләләрне үтә алсак, башка чикләүләрне дә  әкренләп туктатачакбыз”.

12 майдан яңача шартларга күчтек. Россия Президенты күрсәтмәләре һәм “Роспотребнадзор”ның киңәшләре нигезендә Татарстанда чикләүләрне киметү буенча чаралар күрелде. Хәзер каядыр бару өчен СМС–рөхсәтләр кирәк түгел. Өйдән чыгу өчен эш урыныннан белешмә алу да гамәлдән чыгарылды. Ә менә битлек, перчатка кию, ике арада дистанция саклау – мәҗбүри. Көнкүреш товарлары исемлегенә кермәгән һәм мәйданы 400 кв.м.дан артмаган кибетләр, автосалоннар, матурлык салоннары һ.б. хезмәт күрсәтүче оешмалар эшли башлады. Никах теркәү рөхсәт ителә. Әмма кеше саны 10нан артмас-ка тиеш. Паркларда һава сулау мөмкинлеге дә бар. Спорт һәм балаларның уен мәйданчыкларында, күңел ачу урыннарында булырга әлегә рөхсәт юк.

Без “Нәрсә ярый – нәрсә ярамый?” соравына тулырак мәгълүмат алу өчен Арча, Биектау районнарында “Гигиена һәм эпидемиология үзәге”нең табиб-эпидемиологы Эльвира Шәйхуллина белән сөйләштек.

– Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 10 майда кабул ителгән 374нче карары нигезендә барлык җәмәгать урыннарында – аптека, кибет, базарларда, башка хезмәт күрсәтү нокталарында, эштә, җәмәгать транспортында, таксида, урамда маскалар кию мәҗбүри, – дип сөйләде ул. –  Перчатканы барлык сәүдә нокталарында, җәмәгать транспортында һәм таксида кияргә кирәк. Әмма битлек һәм перчаткаларны даими рәвештә алмаштырып тору сорала. Мәсәлән, кибеттән чыккач, бер тапкыр киелә торган перчатканы чүп савытына салырга. Маскалар шулай ук 2 сәгать саен алмаштырылып торылырга тиеш. Җәмәгать урыннарында кеше белән кеше арасы 1,5 метрдан да ким булмаска тиеш. Бик кирәк булмаганда өйдән чыкмаска тырышырга киңәш ителә. Бигрәк тә 65 яшьтән узганнарга һәм хроник авырулы кешеләргә кагыла бу.

Чикләү чараларын бозган кешеләргә нинди җаваплылык  каралган? Бу турыда район прокурорының өлкән ярдәмчесе Радик Хәбибуллин аңлатты. “Чикләү чараларын бозган өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясен таратуны булдырмау  чаралары турында”гы карары (10.05.2020 ел) нигезендә РФның Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.6.1 маддәсе буенча штрафлар каралган. Штрафларның күләме 1 мең сумнан алып 30 мең сумга кадәр.

– Җәмәгать урынына нәрсәләр керә?

– Федераль законнар буенча  җәмәгать урыны ул – ирекле һәм даими рәвештә йөргән, ял иткән, аралашкан, массакүләм чаралар үткәргән, хезмәт күрсәткән урыннар. Мәсәлән, җәмәгать урынына урамнар, мәйданнар, керү-чыгу юллары, сквер, парк, стадионнар, җәмәгать транспорты, вокзал, аэропорт, күп фатирлы йортлардагы баскыч мәйданнары, лифт, кибет, базарлар, көнкүреш хезмәте, гомуми туклану павильоннары, АЗС территорияләре һ.б. керә.

– 12 майдан штат режимында балалар бакчалары да эшли башлады, – дигән хәбәрне җиткерде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров. – Бакчага йөрүче 2458 баланың бүген 1001е бакчаларга килде.

Менә шулай әкренләп яңа шартларга – үзе-безнең гадәти тормышка кайта барабыз.

 

Румия Надршина

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International