Район башлыгы Илшат Нуриев Халыкара гаилә көнендә Арча шәһәрендә яшәүче Хәсибә һәм Вәлиулла Гатауллиннарны алтын туйлары белән тәбрикләде.
Гатауллиннар менә 50 ел инде үрнәк гаилә булып яшиләр. Тормышта төрлесен күрергә туры килгән аларга. Вәлиулла абый ятим калып балалар йортында тәрбияләнә. Яхшы укый, милиция мәктәбендә укыганда Хәсибә дигән кызны очрата. Гаилә коралар, шатлыкларны, кайгыларны бергә кичерәләр. Икесе дә тырышлыклары, булганлыклары белән абруй казаналар.
Ильяс Сәхәпов