“Ике атнасын түздек, өченчесе авыррак булды”

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Коронавирус чорында Яңа Чүриле психоневрологик интернат тулысынча изоляциядә булды. 15 майда анда эшләүчеләр алмашынды

360 авыру янында 44 хезмәткәр өч атна буе,  24 апрельдән, өйләренә дә кайтмыйча, хәтта капканың икенче ягына да чыкмыйча яшәде. Ниһаять, алар өйләренә җибәрелде, урыннарына ике атнага икенчеләре килде.

Өйләренә җибәргән вакытта без дә шунда идек. Барысының да кәефләре күтәренке, күңелләре көр, тимер капканың икенче ягында торган ирләре, балалары белән очрашуны көтеп йөзләрендә елмаю балкый. Өч атна буе хезмәткәрләр нинди шартларда яшәгәннәр соң?

– Шартлар яхшы иде. Йокларга урын бар. Өч тапкыр бушлай ашаттылар. Юынырга да мөмкинлек тудырылган. Телевизор эшли. Рухи яктан гына кыенрак булды. Гаиләдән аерылып тору бит, – диде өлкән шәфкать туташы Адилә Гарипова.

 

Адиләнең 4 яшь ярымлык баласы өч атна дәү әнисе, әтисе белән торган.

– “Мин карантинда булам”, – дип әйтеп киттем. Аңлады. Икенче яктан килгәндә, тулысынча изоляциядә булуның уңай яклары да бар. Эшкә иртүк 7 тулганчы чыгып китәсе юк. Юлга чыгым китми. Ашау бушка, – ди Адилә.

– Өйнең кадерен белә башладык. Ябылуда булганда, авыруларның да хәлен яхшырак аңладык. Алар гомер буе ябылуда яши бит. Балаларыбызны, ирләребезне сагындык. Булган шушы байлыгыбызның бәясен тойдык, – диде сестра-хозяйка Лилия Рәхимуллина.

Лилия Саба районы Курсабаш авылыннан йөреп эшли. Балалары зурлар инде, 22, 15 яшьләрдә.

– Бәйрәмнәрне, шәф-кать туташлары көнен ябылуда үткәрсәк, гаилә көнен гаилә белән каршы алабыз. 3 авыр атна артта калды. – диде Лилия.

Мөрәледән Чулпан Гафурованы 7, 14 яшьлек балалары Ранил белән Айсылу, ире Наил каршы алды. Каршына йөгереп килгән балаларын кочак-лап алгач, Чулпан елап ук җибәрде. Сагынышканнар.

– Ике атнасын түздек, өченчесе авыррак булды, – ди Чулпан.

– Балаларның берсе – 1, икенчесе 8 сыйныфта укый. Дистанцион уку бит. Кыенракка килде. Терлекләр дә бар, – диде ире Наил. – Түзәсең инде, кая барасың, эшең шундый булгач. Чулпан кайтты, хәзер мин ике атна тулысынча изоляциядә булам. Мин дә интернатта эшлим.

– Нинди хезмәт башкаруларына карамастан, бөтен хезмәткәрләргә хәлне аңлап эшләгәннәре өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Өч атнага ук китте бит. Дөрес, шалтыратышып тордылар. Үпкәләп сөйләшмәүчеләре дә булды. Өйдә мал-туар, бала-чага бар. Тормышны алып барырга кирәк. Күбесе хатын-кызлар. Алар гаиләнең тоткасы шул. Ничек кенә булмасын, барыбер түзделәр. Авыруларны да карадылар, бакча эшләрен дә, территорияне дә җыештырдылар. Быел чәчәкләрне ир-атларыбыз утыртты инде, – диде Яңа Чүриле психоневрологик интернат директоры Рамил Гарипов. – Рәхмәт, район башлыгы Илшат Нуриев даими шалтыратып хәл белеп, коллективка рәхмәтен җиткереп торды. Бу да психологик яктан зур терәк булды.

Бу көнне өч атналык тулысынча изоляциядән чыккан хезмәткәрләрнең хәлләрен белергә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова да килгән иде.

– Татарстан Респуб-ликасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова видеоконференция вакытларында хәлләрен сорашып, рәхмәтләрен белдереп торды, – диде Ләйсән Галәветдинова. – Аннан тулысынча изоляция вакытында хезмәт хакына өстәмә акча да түләнәчәк. Федераль бюджеттан нинди хезмәт башкаруыннан чыгып 2 атнага 10 меңнән 25 мең сумга кадәр, Татарстан бюджетыннан бер айга 15 мең сум биреләчәк. Рәхмәт, сезгә. Хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.

 

Гөлсинә Зәкиева

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International