20 майда Арча район Советының чираттагы 44 утырышы узды. Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды. Утырышта депутатлардан тыш, ТР Президенты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре дә катнашты.
Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Светлана Галимова 2019 елда Арча муниципаль район бюджеты үтәлеше турында чыгыш ясады. Ул шулай ук 2020 ел һәм 2021 һәм 2022 еллар план чорына Арча муниципаль районы бюджетына үзгәрешләр кертү турында да мәгълүмат бирде.
Бюджетның керем өлеше 1386,1 млн. сум булып, ул алдагы 2018 елга караганда 5,8 процентка артыграк булган. Аның 65 проценты республикадан бирелгән. Керемнең үз өлешен җирле салым һәм җыемнар тәшкил иткән (484,3 млн. сум). Авыл җирлекләре бюджетына да узган ел салым 600 мең сумга артыграк җыелган.
Чыгымнарга килгәндә, алар 1380,3 млн. сум тәшкил иткән. Ул да 2018 ел белән чагыштырганда 7 процентка артык. Бу мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакы арту, коммуналь чыгымнарның үсүе белән бәйле. Светлана Петровна белдергәнчә, быелгы район бюджеты расланган суммадан республикадан бирелгән 7603,3 мең сум хисабына артачак. Ул шулай ук социаль өлкәгә тотылачак. Шулай итеп, быелгы район бюджеты кереме 1186737,7 мең сум, чыгымы 1200788,2 мең сум тәшкил итәчәк. 14050,5 мең сумлык дефицит узган елдан калган акча хисабына каплана.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Расул Мөхәррәмов пандемия белән бәйле чорда районда кече һәм урта эшмәкәрләргә күрсәтеләчәк икътисади ярдәм чаралары белән таныштырды. Аерым алганда, аларга муниципаль милекне арендалаган өчен түләүләрне кичектереп тору мөмкинлеге бирелә.
Утырышта район тормышына кагылышлы башка мәсьәләләр дә каралды. Алар белән сез тулырак район сайтында таныша аласыз.
Исрафил Насыйбуллин