Биш километрны яланаяк үткән

2020 елның 22 мае, җомга

Бөек Ватан сугышы ветераны Ризван Исмәгыйлев белән без Җиңү көне алдыннан аңа бәйрәм бүләкләре тапшырырга барганда очраштык

Ул үзен шулай якын итеп килгәннәренә чиксез сөенде, бик теләп сугыш елларында күргәннәре белән уртаклашты. Соңыннан оныгының хатыны Рания белән озата чыкты, честь биреп саубуллашты.

Ризван абый килене Рания тәрбиясендә яши икән. “Кулымнан килгәнчә тәрбияләргә тырышам, – ди Рания. – Мунчаларга кадәр алып кереп юындырам. Уколлар кадыйм. Соңгы вакытта еш авырый башлады әле. Күргәннәр эзсез генә югалмый шул”. Рания аның истәлекләрен дәфтәр битләренә төшереп барган булган. “Ярый сораштырып язып барганмын әле”, – дип алар белән дә уртаклашты.

1923 елны Шура авылында туа Ризван абый. 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң Казанга ФЗӨга укырга китә, телеграфист-аппаратчы һөнәрен үзләштерә, Морзе азбукасын өйрәнә.

– Сугыш башланганда авылда печән өсте иде. Ир-егетләр фронтка китте, картлар, яшүсмерләр, хатын-кызлар гына калды. 1941 елның көзендә 40 кешене окоп казырга җибәрделәр. Мин бригадир булгач бармадым. Шул елны Шурага Эстониядән эвакуацияләнеп 40 гаилә кайткан иде. Колхоз эшендә алар да катнашты, – дип искә ала Ризван абый. – Менә безгә дә сугышка китәргә вакыт җитте. 17 август көнне урак машиналарына җигү өчен атка камыт киертеп торам. Шунда авыл Советы үтәүчесенең туп-туры миңа таба килүен күрдем.

Шулай 1942 елның августында Ризванга да повестка тоттыралар. Арчага кадәр әтисе озата бара. Әнисе, сеңелләре өйдә елап кала. Шул көнне Казан елга портында пароход көтә аларны. Аңа төялеп Горький шәһәренә юл алалар. Фашист самолеты шәһәрне фотога төшергән вакытка туры киләләр. Снаряд кыйпылчыклары тимәсен өчен күпер астында качып торалар.

...1943 елның июлендә Курск дугасы сугышында катнашырга туры килә егеткә. “Миндә пулемет, иллешәр патронлы өч диск. Шул вакытта 12 көн сугыш эчендә йөрдек, – дип искә төшерә ул сугышны Ризван абый. – 1943 елның августында аягым һәм сул кулым яраланып, бер аягым ботинкалы, икенчесе яланаяк килеш 5 километр бардым. Өч ай госпитальдә дәваландым”.

Аннан аны Көнбатыш фронтка минометчы итеп алганнар. Бик  күп сугышларда, шулай ук Латвияне дә азат итүдә катнашкан. Шул сугышларның берсендә авыр яралана. Госпитальдә дәвалана.

... 1945 елның нояб-рендә генә туган авылына кайта ул. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар эшли. Сатучы да була. Носы кызы Мәфтуха белән гаилә кора. Өч бала үстерә. Хатыны гына иртәрәк үлеп киткән. Шулай да ялгыз түгел Ризван абый. Балалары, аеруча кызы Гөлсинә, оныклары аның терәге. Килене Рания, оныклары ихтирамын тоеп яши. Оныгы Рәмиснең хәрби һөнәре сайлавына да сөенеп туя алмый.

 

Гөлсинә Зәкиева

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International