Таләпләр үтәлергә тиеш

2020 елның 22 мае, җомга

Районда хокук бозуларны барлау буенча дүрт мобиль төркем эшли башлады

 Ул Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинның 2020 елның 13 маенда язылган 20-54/5901 хаты нигезендә төзелгән.

Сишәмбе көнне мобиль төркем  белән (район административ комиссия баш белгече Илдар Нотфуллин, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Арчадагы төньяк территориаль идарәсе җитәкчесе Ленар Касыймов) Иске Кырлай авыл җирлегенә кергән авылларга юл алдык.

– Мобиль төркемнәр гражданнар кабул ителә торган урыннарда булып, сәүдә нокталары, паспорт өстәле, хастаханә һәм башкалар, гражданнар һәм әлеге оешма хезмәткәрләре тарафыннан хокук бозуларны барлый. Аеруча сәүдә нокталарына игътибар ителә, – диде Илдар Нотфуллин.

Бу юлы да мобиль төркем Түбән Мәтәскә, Югары Мәтәскә, Мөндеш, Иске Кырлай авылларындагы кибетләрдә булды. Бүгенге вәзгыять чорында кибетләргә битлексез, перчаткасыз керү катгый тыела. Андый кешеләргә кибетчеләр әйбер бирергә тиеш түгел. Югыйсә, кибет хуҗаларына да, сатып алучыларга да штрафлар каралган. Ә штрафларның күләме кечкенә түгел. Шуңа кибетчеләр әлеге таләпләрне үтәргә тырыша.

– Халык та бик тыңлаучан. Кайберләре онытылып перчаткасыз керә башлый. Перчатка кирәк, диюгә, чыгып китеп киеп тә керә. Антисептиклар да бар. Махсус хлорлы раствор белән идәннәрне юып, дезинфекция ясап торабыз, – диде Түбән Мәтәскәдәге шәхси эшмәкәр Дияров кибете сатучысы Екатерина Сафина.

– Перчаткасыз, битлексез кермиләр. Сатуда да әлеге 

саклык чаралары бар, – диде Мөндештәге “Тургай” кибете (хуҗасы Рөстәм Хөсәенов) сатучысы Сәрия Закирова.

Иске Кырлайда кибеттән олы яшьтәге бер апа чыгып килә иде. Мөршидә апа Дәүләтбаева булып чыкты ул. Битендә битлек, кулында перчаткалар. “Алардан башка булмый. Үзебез өчен кирәк бит”, – диде ул.

“Кырлай” ширкәтендә сатуда күп тапкыр куллана торган битлек, перчаткалар бар.

– Кайсы авыл кибетенә керсәгез дә, бу яктан тәртип. Даими контрольдә тотабыз, – диде Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фәргать Низамиев. – Халык үзе дә тиеш икәнен аңлый, таләпләрне үти.

– Мобиль төркемнәр 14 майдан эшли башлады. Бүгенгә 2 беркетмә төзелде инде. Мондый рейдлар тагын үткәреләчәк,  – диде Илдар Нотфуллин.

 

Әлеге мобиль төркемнәр Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.6-1 маддәсеннән чыгып эш итә, ягъни гадәттән тыш хәлләр вакытында яки алар барлыкка килү куркынычы булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренең үтәлеше тикшерелә.

Гөлсинә Зәкиева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International