Быел 70кә якын егет армиягә алыначак. Беренчеләре 29 майда китә. Соңгы чакыру 9 июльдә була
Бу вәзгыять чорында армия сафларына озату ничек узачак? Әти-әниләрне кызыксындырган берничә сорау белән без Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһановка мөрәҗәгать иттек.
– Хәрби комиссариатта ике керү юлы булдырдык. Һәрберсендә битлек һәм перчатка булырга тиеш. Юк икән, без бирәбез. Бер тапкыр гына кулланыла торган битлек булса, 2 сәгать саен алыштырыла. Аларны алырга безгә район хакимияте һәм Татарстан Республикасының җыелу пункты ярдәм итте. Файдаланылган битлекләрнең бер тапкыр гына кулланыла торганнары мичтә яндырыла, күп тапкыр кулланыла торганнары эшкәртелә. Беренче булып контактсыз юл белән температурасы үлчәнә. Кулларны эшкәртергә антисептиклар куелган. Шулай ук медицина тикшерүе үткәргәндә дистанция сак-лана. Элеккечә күпләп түгел, ә бер көнгә 10-15 кешене генә чакырабыз. Эшләре бетүгә өйләренә кайтарып җибәрәбез. Коронавирус симптомнары табылса, изоляторга кертәбез (аерым бүлмә бар), ашыгыч ярдәм чакырабыз. Әлегә андый очрак булмады. Иртән һәм медицина тикшерүе тәмамлангач, барлык бүлмәләргә дезинфекция үткәрелә, бүлмәләр җилләтелә.
– Армиягә китәсе көнне ничегрәк күз алдына китерергә була?
– Егетләр иртәнге сәгать 6да хәрби комиссариатка киләләр. Һәр армиягә алынучының температурасы үлчәнә. Шуннан хәрби частька тапшыру өчен карта эшләнә, тиешле урынга тапшыру өчен 2 белешмә бирелә. Гадәттә, без алдагы көнне ата-аналары белән бергә җыеп, бүләкләр биреп, тантаналы төстә озата, инструктажларны да шунда үткәрә идек, ләкин, килеп туган вәзгыять аркасында жыелыш һәм инструктаж үткәрелмәячәк. Әмма таләпләр аларга җиткерелә. Дарулар, мазьлар, чәй, кофе, пычаклар, әлбәттә инде, спиртлы эчемлекләрне үзләре белән алырга ярамый. Бритва, крем, сабынлы күбек кенә рөхсәт ителә. Баш киеме булу мәҗбүри. Һава торышына карап киенергә тиешләр. Юньле киемнәр булсын, без аларны кире алып кайтып тапшырабыз. Әти-әниләре белән 30 минут сөйләшү өчен симкалар бирәбез. Телефон ятим балаларга гына каралган.
– Арчадан һәрвакыт-тагыча автобус белән алып барасызмы?
– Әйе. Балтач, Арча, Биектау районнарыннан бер автобус алып китә. Җыелу пунктында ике төрле тест (армиянеке, сәламәтлек министрлыгыныкы) алалар. Әлбәттә инде, перчатка, битлек булырга тиеш. Ике сәгать саен битлек алышына. Көн саен егетләр медицина күзәтүе астында булачаклар.
– Бу юлы егетләр кайсы якларга китәр икән?
– 19 егет Саратовта, үзебез шефлык иткән частьта хезмәт итәчәк. Арча агросәнәгать көллиятен, аның филиалын, педагогика көллиятен, гуманитар техникумны тәмамлаучыларны бергә тупларга тырышабыз.
– Контракт буенча алу да дәвам итәме?
– Югары һәм урта махсус белемлеләргә контракт буенча хезмәт тәкъдим итәбез. Контракт буенча киткән очракта ярты елдан отпускка кайталар, 25-30 мең хезмәт хакы алалар, тулай торактан урын бирелә яки фатирга кереп тора алалар, шимбә-якшәмбе ял көннәре була.
– Бер ел хезмәт иткәннәр вакытында өйләренә кайтачакмы? Аннан аларга изоляция булмасмы?
– Әлеге егетләр вакытында кайтачак. Солдат поездга утырып юлга чыгу белән роспотребнадзор билет буенча аларны контрольгә алачак.
– Табиб-психиатр егетләрне мәҗбүри психиатритик хастаханәгә тикшеренергә җибәрә икән, дигән сүз йөри. Бу дөресме?
– Табиб-психиатр егеттә психик тайпылыш тапса, 1992 елның 2 июлендә кабул ителгән 3185-1 карарның 1 маддәсе нигезендә ул егетне Казанга хастаханәгә тикшеренергә жибәрә. Әмма анда бару ирекле. Тик әти-әниләре язмача ризалык бирергә, я каршы булулары турында әйтергә тиеш.
Гөлсинә Зәкиева