Грипп: табибка бар

2013 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе
Грипп: табибка бар
Әңгәмәдәшебез – район үзәк хастаханәсенең йогышлы чирләрне дәвалаучы табибәсе Рәмзия Әсфәндияр кызы Вәлиева.
– Рәмзия Әсфәндияровна, узган ел көзге чорда, көннәр суыта төшкәч, байтак кешенең көчле ютәлдән интегүе, чирнең еш кына бронхит, үпкә ялкынсынуына кадәр килеп җитүе хакында язган идек. “Ютәлдән арынып җитмәгән идем, грипп аяктан екты”, “Бәйрәм көннәрендә өй эчебез белән авырып яттык”, – дип зарланучылар шактый. Нәрсә бу, гриппмы, әллә башка төрле вируслы инфекцияме?
– Декабрь ахырында, гыйнвар башында грипп һәм тирән сулыш юллары вируслы инфекциясе белән чирләүчеләр массакүләм төс алды. Узган ел грипп җиңел узса, быел ул эпидемия төсмере алыр, дип фараз ителә.
– Үткән елларда “кош”, “дуңгыз” грипплары килеп чыгарга мөмкин дип котны алдылар, быел нинди грипп көтелә?
– Төгәл генә әйтеп булмый. Грипп вируслары төрле. Быел бер үк вакытта гриппның берничә төрле вирусы килергә мөмкин. “Дуңгыз” гриппының республикада теркәлгән очраклары бар. Ул үпкә ялкынсынуы белән билгеле. Моннан куркырга кирәкми. Чир башлануга дәвалану киңәш ителә. Элек тә булган ул. Ачыкланмаган гына.
– Бу турыда күп язылса да, тагын бер кат сорыйм әле: грипп нәрсә ул?
– Грипп – авыр һәм бик җитди инфекция. Ул үзен сулыш юллары ялкынсынуы һәм шулай ук организмның токсиннар белән агулануы белән сиздерә. Вирус организмда тере күзәнәккә үтеп керергә һәм органнарга зыян салырга сәләтле. Шуңа күрә вакытында һәм тулысынча дәваланырга кирәк.
– Аның билгеләре.
– Гриппны гадәти салкын тиюдән аеруы кыен. Грипп бик тиз үзен сиздерә. Кинәт температура күтәрелә, аны тиз генә төшереп булмый, дару эчкәч төшкән кебек була да, тагын күтәрелә. Тамак кызара, баш, мускуллар һәм буыннар авырта. Әлбәттә, авыру үзенә диагноз куя алмый. Бу билгеләр гадәти салкын тиюдән, тамак, сулыш юллары, үпкә ялкынсынуыннан да булырга мөмкин. Һичшиксез, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– Гриппны һәм башка төрле вируслы инфекцияләрне дәвалау ысуллары турында да аң булып торыйк.
– Гриппны вируска каршы көрәшүче препаратлар белән җиңеп була. Антибиотиклар белән түгел. Моны бутамаска кирәк. Әгәр дә инде грипп башка төрле вируслы инфекцияләр, бактерияләр белән катлауланып китсә, ул вакытта антибиотиклар кулланмыйча булмый. Моны бары тик табиб кына хәл итә.
– “Антигриппин”ның дәвалау көче грипп вирусына каршы көрәшүче препаратлар кебекме?
– Юк. “Антигриппин” бары тик гриппның билгеләрен генә бетерә. Мәсәлән, температураны төшерергә, төчкерүне, күздән яшь килүне, баш авыртуны бетерергә мөмкин. Бу турыда аларның тартмаларының тышына да язылган. Кабатлап әйтәм, грипп вирусына каршы көрәшүче препаратлар куллану гына көтелгән нәтиҗәне бирәчәк.
– Кайберләрен әйтеп үтсәгез иде.
– Алар күп. Төрле грипп вирусына каршы көрәшүче “Тамифлю”, “Реленза”, “Лавомакс”, “Гриппферон”, “Ингаверин”, “Инферон”, “Цитовир”, “Циклоферон”, “Кагоцел”, “Арбидол”, “Афлубин” препаратлары нәтиҗәле. Аларны профилактика өчен куллансаң да була.
– Грипптан ничек сакланырга?
– Иң әһәмиятлесе – прививка ясату. Авырган очракта да чир организмга зыян китермичә җиңелрәк үтәчәк. Куллар белән авызга һәм борынга кагылмаска, кулларны сабынлап юып яки составында спирт булган махсус сыекчалар белән сөртеп торырга, маскалар кулланырга (һәр 4 сәгать саен алмаштырырга), кеше күп булган урыннарда озак тоткарланмаска яки бөтенләй бармаска, бүлмәләрне даими җилләтергә, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, тиешенчә йокларга, дөрес тукланырга, саф һавада йөрергә кирәк. Авырган очракта табиб күзәтчелеге белән, лимон, җиләк, карлыган салынган чәйне, минерал суларны эчеп, өйдә дәвалану киңәш ителә. Сәламәтләргә, грипптан куркып, өйдә генә утырмаска кирәк. Аңа каршы организмны ныгыту зарури.
– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International