Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Без бурычлы сиңа, табигать!
2013 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе
Без бурычлы сиңа, табигать!
Тирә–ягыбызның матурлыгы, сулаган һавабызның чисталыгы өчен без урман–полосаларга, елга–сулыкларга бурычлы һәм аларны саклап, яклап, кадерләп яшәргә тиешбез. 2013 ел Россиядә тирә-як мохитне саклау елы дип игълан ителде.
Шушы уңайдан без ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе җитәкчесе Р.Д.Шаһиәхмәтов белән әңгәмә кордык.
— Безнең идарә 1993 елның 12 апрелендә оешты, — диде ул. — Аңа Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара районнары керә. Аларда “Ашыт”, “Балтач” дәүләт табигый заказниклары, 12 республика дәрәҗәсендәге табигый һәйкәл бар.
Безнең хезмәт, нигездә, көндәлек экологик күзәтү үткәрү, көнкүреш калдыкларын законсыз җиргә ташламау, тиз арада гадәттән тыш хәлләр яки һәлакәт булган урыннарга барып хәлне ачыклау, мәгълүмат туплау һәм анализлау, гражданнарның үтенеч–гозерләрен карау, халык белән тыгыз элемтәдә эшләүгә корылган. Регионда санитар–экологик халәтне яхшырту буенча эчке эшләр органнары, муниципаль район башкарма комитетлары белән бергә тикшерүләр үткәрәбез һәм табигатьне саклау законнарын бозучыларга карата төрле чаралар кулланыла. Безнең территориаль идарә штатында 21 кеше эшли. Соңгы елларда сафыбыз махсус югары экологик белемле белгечләр белән тулыланып тора. Квалификацияле, профессиональ дәрәҗәдә эшләүче инспекторлар Наталья Новикова, Радил Сафин, Диләрә Сираҗетдинова, Илнар Әхмәдуллин, Фәнил Закировның, махсус аналитик күзәтү лабораториясенең (җитәкчесе Эльвира Гаязова) хезмәтләре аеруча мактауга лаек.
—Табигатькә мәхәббәтне кечкенәдән тәрбияләргә кирәк. Бу юнәлештә ниләр эшләнә?
— Балаларны кечкенәдән табигатьне яратырга, сакларга кирәклеген өйрәтеп, экологик тәрбия биреп үстерергә кирәк. Моны аңлатып кына түгел, ә кылган эшләр, гамәлләр үрнәгендә җиткерсәң, аеруча нәтиҗәле була. Шул уңайдан безнең идарә мәктәпләрдәге экология түгәрәкләре белән тыгыз бәйләнештә тора, конкурслар оештыру, фәнни–тикшеренү эшләрендә дә без үзәктә. Ел саен Бөтендөнья тирә–як мохитне саклау көнендә “Кеше һәм табигать”, “Эколидер” конкурслары, Экологик хәвеф–хәтәрләрдән саклану көннәре кысаларында “Беренче чәчәк”, “Уылдык чәчү” экологик акцияләре, икеайлыклар үткәрелә. Конкурсларда җиңү яулаган укучылар югары уку йортларына кергәндә ташламалардан файдаланалар. Экологик чаралар үткәрү буенча яңалыклар даими рәвештә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайтында урнаштырыла, мәгълүматлар исә министрлыкның субпорталындагы “Территориаль идарәләр эшчәнлеге” бүлегендә яктыртыла.
— Идарәнең күзәтүләреннән чыгып районыбызның экологик хәле ничек бәяләнә?
— Арча районының гына түгел, гомумән, регионның экологик торышы, республиканың башка регионнары белән чагыштырганда күпкә уңай. Арча муниципаль районының административ комиссиясе белән тыгыз элемтәдә эш алып барабыз. Район җирлегендәге торак пунктлары территориясенең төзеклеге буенча кагыйдә бозучылар җаваплылыкка тартыла. Тәртип бозучыларга карата инспекторлар тарафыннан төзелгән беркетмәләр административ комиссия утырышларында карала. Мөмкинлектән файдаланып әйтеп китәсе килә: штрафка тартылучылар кварталдагы соңгы айның 20сеннән дә калмыйча бурычларын түләргә тиеш. Мәсәлән, 2013 елның 20 гыйнварына кадәр 2012 елның соңгы кварталы өчен түләп бетерү кирәк. Үзвакытында түләмәүчеләр яңадан штрафка тартыла: вазифаи затлар — 6000, юридик затлар 100 мең сумга кадәр.
Безнең идарә алдына куелган иң мөһим бурычларның берсе булып ел да үткәрелүче санитар–экологик икеайлык тора. Гомумән, 2013 елга куелган дәүләт экологик күзәтчелек планын җиренә җиткереп үтәү, “Чиста һава” операциясендә катнашу, тирә–як мохитне саклауны пропагандалау, халыкта табигый байлыкларга карата сакчыллык тәрбияләү. Чиста тирәлек, мохит, саф һава — һәммәсе сәламәтлегебезгә бәйле факторлар. Яңа елда һәркемгә сәламәт булып, табигать белән бәйләнештә, аны килер буыннар өчен дә саклап, кадерләп яшәүләрен телисем килә.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз