Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Хуш, Иске ел!
2013 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе
Хуш, Иске ел!
Ул кичне район Үзәк чыршысының аллы-гөлле лампочкалары бигрәкләр дә матур янды. Гомере кыска шул. Балкып калыйм, дигәндер. Иске Яңа ел киче 13 гыйнвар бераз ямансу да. Чөнки Яңа ел бизәкләре, әкиятләре, могҗизалары белән хушлашасың. Хәер, исән кешегә тагын килә ул!
Бик күп тапкырлар килсен иде әле ул безгә, чыршылары, Кыш бабайлары, Кар кызлары, әкиятләре, өметләре белән. Арчабызның Сабантуй мәйданы, спорт һәм ял паркы ул кичне дәртле музыкасы белән халыкны үзенә дәшеп торды. Кибетчеләр кайнар чәй, шашлык тәкъдим итсә, район Мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл үзешчәннәре, хезмәт коллективлары сәхнәдә төрле кызыклар күрсәтеп, халыкның күңелен күрде. Татар халык бию көйләре аякларга салкын үтәргә ирек бирмәде.
Бие, бие, биесәнә
Шушы такмак көенә.
Тыпыр-тыпыр бер биесәң,
Күңел генә сөенә.
Үзәк чыршы кабынган көнне сәхнәгә чыккан ел символлары күсе, үгез, юлбарыс, куян, аҗдаһа, елан, ат, сарык, маймыл, әтәч, эт, дуңгыз Иске Яңа ел кичендә тәхет өчен тарт-калашып, тагын бер тамашачыны көлдереп алдылар. Кыш бабай рөхсәте белән ел тәхетенә елан йомарланып менеп яткач кына тынычландылар. Шул ук Кыш бабайлар, Кар кызлары сәхнәгә бер-бер артлы тезелешеп чыккач, халык тагын бер кат, бигрәк күп ич болар, дип сокланды. Чыршы белән хушлашу ул шәһәребезне бизәп, күңелләргә Яңа ел рухын, бәйрәм кәефен биргән хезмәт коллективлары, мәдәният хезмәткәрләре хезмәтенә бәя бирү дә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рафил Исмәгыйлев, Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Әһлиев шәһәрне Яңа ел рухында бизәүгә зур тырышлык керткән оешма, учреждение, предприятие коллективларына дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бөтен халык алдында зур сәхнәдән үз исемеңне ишетү һәм бүләк алу, әлбәттә, күңелле! Алар: Арча районы газ хезмәте (җитәкчесе Ринат Гафуров), “Тепло-Сервис” ширкәте (Тәлгать Миндубаев), “Элеватор” акционерлык җәмгыяте (Наил Гобәйдуллин), “Арча МСОсы” (Зиннур Гарифуллин), “Арча КСМы” (Рафаэль Муллагалиев), район электр челтәре (Нияз Нурмөхәммәтов), “Жилкомбытсервис” ширкәте (Альберт Хәкимов), “Тайд-Фойл” (Айдар Закиров) һ.б. Үз территорияләрен, шәһәребез йөзен нурга күмгән һәр коллективны атап бетереп булмас. Газета укучыларыбызны ялыктыруыбыз бар. Барысы да күз алдында. Кичкә кергәч, шәһәребездә ялт-йолт иткән чыршыларга, бизәкләргә сокланып, хозурланып, күпме сөенеч, шатлыклар алдык! Рәхмәт. Балалар бакчалары, мәктәпләр урамга коллективлары белән дәррәү чыгып, кардан, боздан әкият геройлары иҗат иттеләр. Килешерсез, элекке елларга караганда алар хәзер күпкә матуррак, кызыклырак. Остара барабыз.
Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илнур Котдусов сәхнәдә халыкка күңелле бәйрәм оештырганнары өчен мәдәният хезмәткәрләренә, мәктәп, балалар бакчалары, төрле оешма, учреждение, предприятие үзешчәннәренә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырды. Котлаулар белән Иске Яңа ел бәйрәме дәвам итте. Сәхнәгә үзешчән җырчылар чыга. Авыл мәдәният йортлары, клубларыннан да тамаша күрсәтергә килгәннәр. Күңелле! Бәйрәм дә итә белергә кирәк шул. Ә алда тулы бер ел. Елыбыз тыныч, уңышлы булсын! Хуш Иске ел, исәнме Яңа ел!
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз