Егет булгач, шундый булсын!

2013 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе
Егет булгач, шундый булсын!
Кирәк бит ә, бәйгенең исемен уйлап табарга — “Татар егете-2012”. Район мәдәният идарәсе республиканың тарихи-мәдәни мирас елы уңаеннан шундый исем белән татар егетләре арасында бәйге оештырды.
Бу турыда мәгълүматны газетада биргән идек. Аның йомгаклау өлеше район Мәдәният йортында үтте. 5 егет: Ашытбаштан Алмаз Нуруллин, Кәчедән Руслан Сафин, Иске Иябаштан Рәдис Абдуллин, Кышкардан Марсель Ибраһимов, Сикертәннән Илшат Мәһдиев көч сынашты. Мәдәният хезмәткәрләренең егетләрне сәхнәгә чыгара һәм аларны төрле яклап сыный алуы мактаулы хәл.
Чыннан да, татар егете нинди булырга тиеш? Бу турыда бәйгене оештыручылар нык уйлангандыр. Чөнки чараны үткәрү шартларын төземичә булмый. Әлбәттә, һәр милләт иң элек үзенең телен, нәселен, үткәнен, тарихын, гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Бу очракта син үзеңнең татарлыгыңны ничек исбатлый аласың? Иң элек чип-чиста татарча сөйләшә алуың белән, диярсез. Авыл мәдәният йортларында, клубларында үткәрелгән бәйгеләрдә бу шартны егетләр уңышлы үти, әлбәттә. Чөнки авылларыбыз телне саклап тота. Чын ир-егетләребез элек-электән әти-әнисен, әби-бабасын, нәселен, туган-тумачасын хөрмәт иткән. Бәйгедә үзең белән кыскача гына таныштыруда, килешерсез, әти-әни, аларның шөгыле, бертуганнар хөрмәт белән телгә алынырга тиеш. Егетләр бу шартны да үзләренчә кызыклы итеп башкарып чыкты. Кышкар авылыннан Марсель Ибраһимов үзе белән әңгәмә оештыру күренешендә татар егете нинди булырга тиеш соравына мондыйрак җаваплар бирә: минем кебек булырга тиеш. Татарлыгым сеңгән каныма. Педагогика көллиятендә укыйм, дини гыйлем дә алам, мәчеткә йөрим, намаз укыйм, баянда уйныйм, җырлыйм... Марсель оста сөйли һәм матур җырлый да.
Егет булгач, шундый булсын! Программаның икенче өлешендә финалга чыккан биш егетнең һәркайсы 3 сорау язып салынган конвертны кулларына алды. Ә анда нинди дә булса катлаулы хәлдән чыгу юлларын күрсәтү, халкыбызның милли бәйрәмнәрен, йола, гореф-гадәтләрен үткәрү эчтәлеген сөйләү, татар халык мәкальләрен тулы итеп әйтеп бирү буенча төгәл сораулар язылган. Мәсәлән, Нәүрүз бәйрәме кайчан һәм ничек үткәрелә? Мәкальнең башы язылган, калганын әйтеп бетерәсең, әйтик, атның даны егет кулында, ... егет даны үз кулында. Афәрин, егетләр сынатмады, көтелмәгән хәлләрдән чыгу юлларын да оста итеп күрсәтә белделәр.
Бәйгенең без җырларга яратабыз, дигән өлешендә егетләр, билгеле, җырлап күрсәттеләр. Күңелгә татар егете җырлый да белергә тиеш шул, дигән уй килә. Татар җыры, татар моңы, дигән төшенчәләр бар бит. Сикертәннән Илшат Мәһдиев татар егете нинди булырга тиешлекне матур җырлавы белән раслады.
Егетләр үзләренең яраткан шөгыльләрен (кем тактага бизәк төшерә, рәсем ясый, кем урындык, куна тактасы иҗат итә), артистлык, биюгә осталыкларын күрсәтеп, тамашачы күңелен яулый алды. Кәче мәдәният йорты хезмәткәре Руслан Сафинны, менә, ичмасам, шәп бии, дип сокланып карап утырдык.
Иске Иябаштан Рәдис Абдуллинның ике күршенең дошманлашып яшәвен юмор күзлегеннән чыгып уйнап күрсәтүе (“Мунча ташы” программасыннан алынган, дөрес, үзгәртелгән) шулай ук егетнең сәхнәне яратуын күрсәтеп тора.
Ашытбаштан Алмаз Нуруллинның курыкмыйча Әлмәндәр (“Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле) роленә алынуы һәм аны килештереп уйнавы мактаулы.
Бәйге булгач, аның җиңүчесе дә билгеләнергә тиеш. Сәхнәгә Кыш бабай белән Кар кызы чыккач, бәйге бертөрле бәйрәм төсе алды. Нәтиҗәләр игълан ителер чак җитте. Ашытбаштан Алмаз Нуруллинга “Сәләтле егет” исеме бирелде, Кәчедән Руслан Сафинга — “Уңган егет”, Иске Иябаштан Рәдис Абдуллинга — “Шаян егет”, Кышкардан Марсель Ибраһимовка —“Зирәк егет”, ә Сикертәннән Илшат Мәһдиевка — “Татар егете-2012 ел” исеме бирелде (рәсемдә)! Котлыйбыз!
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International