Аңлашып, матур итеп эшлиләр

2013 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе
Аңлашып, матур итеп эшлиләр
Узган шимбәдә ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үзенең чыгышында терлекчелектә күрсәткечләрнең тотрыклы булуын билгеләп үтте.
Шул ук вакытта ул начар эшләүче районнарны тәнкыйтьләде, терлекләрнең баш санын киметүгә юл куелмаячагын ассызыклады.
— Бүген терлекчелек — авылның нигезе, — диде республика Президенты Рөстәм Миңнеханов. — Кышын сөтсез булмый, бу төп керем чыганагы. Ит күбрәк эчке куллану өчен, ә төп акча агымы — ул сөт. Үзегезнең эш программаларыгызны һәм үз эш графигыгызны шуннан чыгып төзегез.
Киңәшмәдә дәүләт ярдәмендә белгечләр өчен йортлар төзү турында да сөйләшү булды. “Йортларны перспективасы булган авылларда салырга кирәк”, — диде Президент.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров киңәшмәне дәвам итеп алда торган бурычларны билгеләде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов бер атналык эшкә анализ ясады. Күпчелек хуҗалыкларда күрсәткечләр уңай якка үзгәрә, әмма әле эш һәркайда да тиешенчә оештырылмый.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров һәр хуҗалыкта оешканлык булырга тиешлеген искәртте. Югары җитеште-рүчәнлеккә омтылырга, узган елгы кимчелекләрне кабатламаска, ныклы контроль булдырырга. Февраль аенда хуҗалыкларда хисап җыелышлары үтәчәк. Анда 2012 елгы эшкә төпле анализ ясалырга, уңышларга ирешү юллары аныкланырга тиеш.
12 гыйнварда безнең районда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов булып китте. Ул фермаларда терлекләрне кышлатуның барышы белән танышты, җитәкчеләр, белгечләр, терлекчеләр белән сөйләште. Министр урынбасары үзе күргәннәрдән канәгать калуын, арчалыларның тырыш хезмәтләрен билгеләп үтте.
15 гыйнварда “Татарстан” ширкәтендә муниципаль район башлыгы Алмас Назиров җитәкчелегендә үткән семинарда да сүз терлекчелек тармагында эшне тагын да яхшырту турында барды. Мондый семинарлар кышлату чоры белән бергә башланып киткән иде һәм алар әлеге чор тәмамланганчы дәвам итәчәк.
“Татарстан” ширкәте җитәкчесе Рүзәл Мәрдәнов хуҗалыктагы эшләрнең торышы белән таныштырды. Хуҗалыкта 3299 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 1400е — сыерлар. Һәр фермада бозаулату бүлекләре эшли, азык белән проблема юк, өстәмә итеп барда кайтарыла.
Баш зоотехник Илдус Сабиров фермаларда эш оештыру тәртибе, рационның ничек төзелүе турында гына сөйләп калмады, ә анда эшләүчеләр хакында да аңлатма биреп барды. “Кәче фермасы мөдире Сания Хәйруллина Россиянең атказанган төзүчесе дә әле. Ике ел элек Казаннан кайткач куйдык без аны. Ул килгәч тәртип бөтенләй үзгәрде”. Сания ханым туган авылына лаеклы ялга чыккач кайткан булган, ә монда аны көтеп кенә торганнар.
Васил Гәрәев белән Радик Әхмәдуллин — Кәчедә, Альбина Галәвиева (рәсемдә) Иске Чүриледә бозаулату бүлегендә эшлиләр. Василның фермага килгәненә дә 33 ел икән. Хезмәтләрен күреп сокланырлык, бозауларга күз тимәсен, дип кенә карап үтте семинардагылар.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров хуҗалыкта эшләрнең куелышыннан бик канәгать калды.
— Монда күргәннәр — бу хуҗалык өчен зур алгарыш, — диде ул. — Әлеге хуҗалыкның әле кайчан гына нинди хәлдә булганлыгын яхшы беләбез, үзенчәлекле як бу. Җитәкченең үз урынында булуы күренеп тора. Халык белән аңлашып, уртак тел табып эшли. Инде декабрьгә хезмәт хакы бирәләр, җирле бюджетка бурычлары юк. Фермаларда тәртип, маллар кардада, салам кертелгән, бозаулар алдында яфрак азык, солы, витаминлы өстәмәләр.
Алмас Әминович мондый семинарларның дәвам итәчәген әйтте. Уңай тәҗрибәне өйрәнүнең берәүгә дә зыяны юк.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International