“Соңгы кыңгырау” онлайн узды.

2020 елның 29 мае, җомга

Быел коронавирус белән бәйле яшәештә өйдән торып укырга мәҗбүр булган укучылар өчен “Соңгы кыңгырау” кичәсе дә онлайн рәвештә узды

 Укучылар кыңгырау тавышын виртуаль рәвештә өйдә генә ишетте. 25 майда “Соңгы кыңгырау” акциясе Россия Фән һәм мәгариф министрлыгының “ВКонтакте” социаль челтәрендә министр Сергей Кравцовның котлау чыгышы белән башланып китте.

“Чын күңелдән сезгә сайлаган юлыгыздан баруыгызны, үз-үзегезгә һәм хыялларыгызга ышануыгызны телим! Мәктәптә алган яхшылыкны истән чыгармагыз, анда сез һәрвакыт киңәш сорап мөрәҗәгать итә аласыз”, — диде ул чыгарылыш сыйныф укучыларына.  Ә социаль челтәрләрдә укытучыларга хөрмәт белдереп, төрле флешмоблар оештырылды.

“Соңгы кыңгырау” кичәсенә бәйле чаралар, флешмоблар  республикада 30 майга кадәр узачак. Кайсы көннәрдә узуын һәр район үзе хәл итә. Чөнки 9-11 сыйныф укучылары әле укуларын 30 майга кадәр дәвам итә.

Арча районы мәктәп-ләрендә укучылар да соңгы кыңгырау чыңнарын онлайн ишетте. Укучылар компьютер, телефон экраннары аша үзләренә билгеләнгән сәгатьтә Zoom сайты аша мәктәп тормышын, традицияләрне чагылдырган видеоязмаларны карады, мәктәп директорлары, укытучыларның котлавын ишетте, кайбер чыгарылыш укучылары үзләре дә чыгыш ясап, укытучыларына рәхмәтләрен җиткерде, шигырьләр бүләк итте. Һәр мәктәп бәйрәм кичәсен укучыларның күңелендә калырлык итеп күңелле рухта оештырырга тырышкан. “Мәктәптәге традицияләрне, бәйрәм чараларын чагылдырган, укытучыларның котлауларын үз эченә алган 40 минутлык видео эшләдек”, — ди Арчаның 2нче мәктәбе директоры Гөлназ Гыйниатуллина. Флешмоб оештыручылар да бар. Мәсәлән, 3нче мәктәп аеруча игътибарга лаек. Район мәктәпләренең “Соңгы кыңгырау”га төшерелгән видеоязмаларын мәктәпләрнең Инстаграм һәм ВКонтактедагы социаль челтәрләрендә карарга мөмкин.

Бу көн элек-электән килгән традиция буенча, һәркемнең күңел кылына кагылып уза. 25 май дигәч, шундук күз алдына “Соңгы кыңгырау” бәйрәме килә. Мәктәпне дистә еллар элек тәмамлаучылар да бу көнне якты хисләр белән искә төшерә.

“Без Шушмабаш мәктәбен 1970 елда, ягъни 50 ел элек тәмамлаган идек, ТАССРның төзе-лүенә 50 ел булган көннәрдә безнең өчен дә Шушмабаш мәктәбендә соңгы кыңгырау яңгы-рады. Укытучыларыбыз биргән тирән белем һәм ныклы тәрбия тормышта югалып калмаска ярдәм итте, һәркайсыбыз олы тормышта үз юлыннан барып,  тырышып  хезмәт итеп яшәде. Быел мәктәпләр башкарак режим белән эшләсә дә, мәктәпне тәмамлаучылар өчен бу бәйрәм төрле формаларда үткәрелеп истә калачак. Аларны һәр дәрескә дәшеп, аннан тәнәфескә чакырып күп тапкырлар яңгыраган  кыңгырау тавышларыннан үзгә булган соңгы кыңгырау тавышы мәктәпләрен, укытучыларын искә төшереп торачак. Иң бәхетле булган мәктәп елларыннан соң аларның һәрберсе тормышта үз урыннарын табып, бәхетле  булып яшәсеннәр”, — дип фикерләре белән уртак-лашты. “Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов.

Быел Арча районы мәктәпләрендә 9нчы сыйныфны – 537, 11нче сыйныфны 180 укучы тәмамлый. 9ны бетерүчеләр имтиханнан азат ителсә дә, 11не бетерүчеләрне бердәм дәүләт имтиханнары көтә.

 

Розалия Зиннәтова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International