14 майда Татарстанның фото остасы Фәрит Гобәев Арчага кайтты.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов белән ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия фоторәссамнары берлеге әгъзасы, фото остасы Фәрит Гобәев сугыш ветераннары фотолары тупланган “Җиңү барыбыз өчен дә бер” (“Победа одна для всех”) дигән яңа китапны ветераннарга бирделәр. Республика күләмендә эшләнгән 360 битлек бу китапка 43 районнан 150 сугыш ветеранының фотолары кергән. Безнең Арча районыннан әлеге китапка исәннәрдән 7 ветеранның фотосы кергән. Китапның авторы – Фәрит Гобәев. Фәрит Гобәев 30дан артык фотокүргәзмә авторы, 1970 елда Казанның “Тасма” фотоберлегенә нигез салучы, 35 ел гомерен республикабыз матбугатына багышлаган шәхес. Быел майда Казанда “ТАТМЕДИА” бинасында чираттагы фотокүргәзмә оештырылды. Бу юлы ул Фәрит Гобәевнең Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган фотоларыннан гыйбарәт. Фәрит Гобәев катнашында Арчада яшәүче Тәлгать Ногмановка һәм Госман Габдерәхимовка китапны тапшырганда без дә катнаштык. Аларның фотолары бу китапта бар. Исән-сау булсыннар!
Румия Гарифҗанова