Арчада азык-төлек җыелмасы тутырылган тартмаларның икенчесен (апрель-май өчен икешәрдән, барлыгы дүрт тартма булачак) өләштеләр.
“Ярдәм янәшә!” акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча үзизоляция чорында авыр тормыш хәлендә калган татарстанлыларга азык-төлек тутырылган җыелмаларның беренчесе кайтуы турында хәбәр иткән идек инде.
Әлеге тартмалар керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган ялгыз яшәүче 65 яшьтән өлкән кешеләргә, 8 яшьтән зуррак балалары булган аз керемле гаиләләргә (кеше башына 8938 сум), әтиләре алимент түләүдән читләшкән, социаль яктан имин булмаган, шулай ук опека һәм попечительлек вазифаларын түләүсез башкарган гаиләләргә һәм кризис шартларында зур зыян күргән тармакларда эшләгән шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләрнең балаларына тапшырыла. Гаилә күп балалы икән, ул гаиләдәге һәр балага бирелә.
Бу юлы да азык-төлек продуктлары җыелмасы Арча Боз сараена бушатылды. Аннан аларны махсус төзелгән график буенча килеп, волонтерлар алып китте. Тарт-малар зур, авыр. Бәясе дә 1200 сум. 13 төрле продукт тутырылган. Симәнке мае, ярмалар, токмач, чәй, чәй эчәргә конфет-печеньесы, он һәм башкалар. Дүрт тапкыр бирелгәнне исәпкә алсаң, бик зур ярдәм.
Район башлыгы Илшат Нуриев тартмаларны беренчесендә социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга өләшсә, бу юлы аз керемле 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә тапшырды. Шуларның берсе Гагарин урамында яшәүче Альбина Галеева.
– Беренче тапкыр тартма күтәреп килгәч, аптырап калдым. Безнең 98 яшьлек әби бар. Ирем Ринатның әнисе, кайнанам. Шуңадыр дип уйладык. Ә ул үземә булып чыкты. Без 1999 елда Ульяновскидан күчеп кайттык. Мин үзем Чиләбедән, ирем Арчаныкы. Халыкны социаль яклау бүлегендә эшләдем. 74 яшь инде миңа. Улым отставкадагы полковник. Оныгым медицина институтында укый. Әмма үземне бер дә олы итеп тоясым килми. Гомер буе эшләп 9 мең пенсия белән калдым. Анысы да юл акчаларын кушканнан соң. Шулай да тормышымнан зарланмыйм. Ходайга рәхмәт, миңа ике бала бүләк итте. Ашарга ризыгыбыз, торырга урыныбыз бар. Ә бүгенге вәзгыять узгыч кына ул, үтеп китәр. Онытмаулары, ихтирам итеп зурлап ярдәм тапшырганнары өчен җитәкчеләргә зур рәхмәт, – диде ул район башлыгы кулыннан тартманы алып.
– Ничек рәхмәт җиткерим икән, газетага язсам ничек булыр икән, дип уйлап йөри идем. Күчтәнәчләр өчен Президентыбызга да, район җитәкчеләренә дә чиксез зур рәхмәтемне белдерәм. Безне онытмауларына, язмыш кочагына ташлап калдырмауларына сөенеп яшим, – диде Арчадан Әнисә Галиева. – Без Арчага Сабадан килеп урнаштык. Күптәннән инде. Фатир сатып алдык. Аннан Шаляпин урамына күчтек. Үзем балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем. Тәрбиячеләрнең хезмәт хаклары да, пенсияләре дә бик кечкенә булды бит. Ярый әле сәламәтлегем зарланырлык түгел, даруларга акча кирәкми, дип сөенәм, – диде ул кат-кат рәхмәтләрен белдереп.
Гөлсинә Зәкиева