Балаларның җәйге лагерьлары эшләрме?

2020 елның 29 мае, җомга

Россия Мәгариф министрлыгы балаларның җәйге ялын оештыруны 1 июльдән башларга тәкъдим итте

Мәктәпләрдә онлайн–укулар тәмам. Инде хәзер балаларның җәйге ялын кайгыртасы бар. Быел коронавирус белән бәйле махсус режим чорында җәйге лагерьлар эшләрме? Бүген бу әти-әниләрне иң кызыксындырган сорау.

Илдә барлыгы 33400гә якын ял һәм сәламәтләндерү урыннары ачылу көтелә. Барлык төрдәге лагерьлар эшләячәк, дип белдерелә. 25 майда җәйге ял буенча “кайнар линия” (88004443538) эшли башлады. Балалар лагерьларының кайчан эшли башлаячагын һәр төбәк үзе санитар-эпидемиология хәлгә карап билгелиячәк. Лагерьларга бара алмыйча калучыларга онлайн–лагерьлар оештырылачак.

Балаларның җәйге лагере безнең районда эшләрме? Әгәр дә эшләсә, алар кайчан ачылачак? Без бу сорау белән район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияровка мөрәҗәгать иттек.

– Төгәл генә бер сүз дә әйтеп булмый, – диде Рамил Мөхәмәдияров. – Чөнки безгә әлегә җәйге лагерьларны эшләтү турында рәсми кәгазь килмәде.

Районда ел да җәйге чорда эшләүче “Шатлык” лагере бар. Соңгы елларны ул Сеҗе мәктәбе базасында эшли. Директоры Марс Абдуллин: “Әгәр дә лагерьны ачабыз, диләр икән инде, без әзер булып торабыз”, – диде. Бу лагерьның яшь армиячеләр программасы нигезендә эшли торган сменасы бар. Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат җитәкчесе Алмаз Борһанов шулай ук бу юнәлештә эшләргә әзер икәнлекләрен әйтте.

Беруңайдан хәрби комиссардан ел да май аенда 10 сыйныфны тәмамлаган егетләр белән табигатьтә хәрби-патриотик күнекмәләр алу мәсьәләсе хакында да сораштык. Быел ничек булачак ул? “Бүгенге көндә мәктәпләрдә хәрби тәрбия бирүче укытучылар 10 сыйныфны тәмамлаган укучылар белән онлайн–дәресләр алып баралар, – дип сөйләде Алмаз Борһанов. – Барысы 64 егет. Дөрестән дә, башка елларны без егетләр белән табигатькә чыгып, хәрби-патриотик күнекмәләр үткәрә идек. Быел коронавирус белән бәйле режимда күмәкләп җыелырга мөмкинчелек булмады. Әмма килеп туган хәлдән чыга алдык. Онлайн–дәресләр алып барыла. Ә күнекмәләрне соңыннан сентябрьдә үткәрергә исәп”.

Даны еракларга таралган “Без – Тукай оныклары” дигән палаткалы лагерьга–Арчага балалар бөтен ил буйлап җыела. Әлеге лагерьны оештыручыларның берсе – район мәгариф идарәсенең татар теле методисты Энҗе Мостафина фикерләре белән дә кызыксындык.

– Әлегә бу турыда бер сүз юк, – диде Энҗе ханым. – Булачак, диләр. Кайчан – билгеле түгел. Шунысы мәгълүм – чатырлы алан “Без – Тукай оныклары” Арча педагогика көллияте базасында оештырылачак. Әлегә гаризалар җыймыйбыз.

Соңгы елларны Шушмабаш мәктәбе базасында оештырылган палаткалы лагерь да күпләрне кызыксындыра. Мәктәп директоры Рәзилә Шәймәрданова: “Быел палаткалы лагерь Арчаның 6нчы мәктәбенә күчерелә, – дип сөйләде. – Ә без документларны “Роспотребнадзор”га мәктәп яны лагерьларына әзерлибез”.

Балаларның җәйге лагерьлары хакында Арча һәм Биектау районнарында “Гигиена һәм эпидемиология үзәге”нең табиб-эпидемиологы Эльвира Шәйхуллина шулай ук төгәл генә берни дә әйтмәде.

Көтәбез!

 

Румия Надршина

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International