22 майда “Победа” кибетендә урнашкан “Изгелек кәрҗине” хәйрия боксын ачу тантанасы булды

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Гомумроссия халык фронтының Татарстан Республикасы төбәк бүлекчәсе ярдәме белән “Шəфкатьле кешелəр лигасы” хəйрия фонды республикада “Изгелек кəрҗине” хәйрия акциясен башлап җибәрде.

Ул мохтаҗларны туклану продуктлары белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Аның Арчадагы координаторы моңа кадәр дә изге эшләре белән танылган шәхси эшмәкәр Руслан Әһлиев.

– Әлеге акция Биектау районында башланып китте. Үзем яшәгән Арча районын да читтә калдырасым килмәде, – диде Руслан. – Биектау районында бу эшкә бик күпләр кушылды. Арчада да читтә калмаслар дип уйлыйм. Арча районы буенча активистлар да бар. Рәсим Бариев, Фидарис Җиһангиров, Руслан Исхаков, Алмаз Шәфигуллин төрле яктан ярдәм иттеләр.  

Бу акция нәрсәдән гыйбарәт? Арчадагы “Светофор” (Себер тракты, 12А йорт), ”Победа” (Себер тракты, 3), “Магнит” (Банк урамы, 28), “Нур” (Себер тракты, 16А) кибетләрендә халыкка азык-төлек белəн хəйрия ярдəме күрсəтү өчен махсус бокслар урнаштырылган. Ярдәм итәргә теләгән кеше үзенә азык-төлек җыйганда берәрсен арттырып ала һәм кибеттән чыкканда аны ишек янында урын алган шушы бокска салып китә.

– Халыкны социаль яклау бүлеге белән берлектә эшлибез. Алар безгә исемлек төзеп бирә. Җыелган товарлар бүгенге көндə ярдəмгə аеруча мохтаҗ кешелəргə бүлеп тапшырылачак. Азык-төлек туп-ланмаларын пенсионерлар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, күп балалы гаилəлəр һəм ашамлыкларга кытлык кичерүчелəр алачак. Бу акция коронавирус чорында гына  бармаячак, киләчәктә дә дәвам итәчәк, – диде Руслан Әһлиев.

 “Победа” кибетендәге “Изгелек кәрҗине” хәйрия боксын ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов, район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин, координаторы Руслан Әһлиев катнашты. Шулай ук гомумроссия халык фронтының Татарстан Республикасы төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Ринат Фазылов та кайткан иде.

Илшат Нуриев бу изге эшне башлап җибәрүчеләргә рәхмәтен белдерде, кибеттән беренче чиратта кирәк булган азык-төлек товарлары җыеп әлеге бокска салды. Шулай ук Ринат Фазылов, Әмир хәзрәт Миңнемуллин да аңа кушылдылар.

– Тулырак мәгълүмат алырга яисә акчалата ярдәм күрсәтергә теләүче булса, 89625562525 телефоны аша миңа шалтырата яки a.ruslan555555@mail.ru электрон почтасына яза ала. Без ул акчага продуктлар җыеп, тиешле кешеләргә илтеп тапшырачакбыз, – диде Руслан Әһлиев.

Руслан намуслы, изге күңелле кеше булуы белән арчалар арасында ышаныч яулаган иде инде. Бу юлы да аның игелекле эше халык арасында чагылыш табар, дип уйлыйбыз.

Безнең халык авыр вакытларда үзе турында уйламый, башкалар хакында кайгырта, кирәк булса, мохтаҗларга һәрвакыт ярдәм кулы суза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International