Яңа Кенәрдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сәгъдулла ага Зәйнуллинга үз гомерендә бик күпне күрергә туры килә

2020 елның 5 июне, җомга

Яңа Кенәр мәктәбенең  җиденче сыйныфын тәмамлагач укуын дәвам итмәкче була ул. Әмма моның өчен 150 сум акча түләргә кирәк. Бу чор  өчен зур акча, түләү мөмкинлеге юк. Бишенче сыйныфтан ук авылда каникул вакытларында хат ташучы хезмәтен башкарган була. Хәзер әлеге эшкә ныклап тотына.

– Сугыш башлангач фронттан килгән хатларны укып бирү дә минем өскә төште, – дип искә алды Сәгъдулла абый. – Иң авыры авылдашларның һәлак булуы яки хәбәрсез югалуы турындагы хатларны уку иде.

Авылда һәр кеше исәптә вакыт. Сәгъдуллага радиомонтер хезмәтен дә йөклиләр.

– Багана башына мендем дә, – ди ул, – миннән соң эшләячәк кешегә төзек линия калсын дип  чыбыкларны ныклап тарттым. Ә багана черек булган, багана белән бергә егылып төштем. Авыз җимерелгән, башка җәрәхәтләр бар. Хастаханәгә алып киттеләр. Сугышка киткәндә дә мин ипинең катысын ашый алмый идем әле, шуңа күрә сохарины да аз гына алдым.

Армиягә алганда аңа нибары 16 яшь кенә була. Яраларын бәйләгән марлялары да алынмаган була егетнең.

 Ә бит армиягә 17 яше тулганнарны гына ала торган булганнар...

1943 елның ноябрендә армиягә алынып, 1944 елның маена кадәр Суслонгер лагерендагы  газапларны кичә ул. Ачлык, ялангачлык, мыскыл итүләр... Күтәрәмә хәлгә калган егет фронтка җибәрүләренә сөенә. Анда ашау да яхшыра, өр-яңа киемнәр бирәләр. Литва, Латвия территорияләрендә барган сугышларда беренче чыныгуны ала. “Ротадагы 140 кешенең 54е генә исән калды, шунда мин минага эләктем”, – ди ветеран.

Госпитальләрдә шактый вакыт дәваланырга туры килә, әмма терелтеп бетерә алмыйлар, икенче группа инвалид булып өенә кайта.

Сәгъдулла яңадан почта тарата башлый. Соңрак төрле җаваплы эшләр башкара. Тормыш иптәшен, улын, кызын югалту кайгыларын кичерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International