Яшь хоккейчылар ярыша

2013 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе
Яшь хоккейчылар ярыша
Арчаның 7нче номерлы мәктәбе хоккей мәйданчыгында 1998 елгы һәм яшьрәкләр арасында хоккей ярышлары булды. Анда Арчаның 7нче номерлы, Шушмабаш, Носы, Яңа Кырлай, Утар Аты, Лесхоз мәктәпләре, 5нче гимназия, Яңа Кенәр лицее хоккей командалары катнашты.
— Спортның бу төренә балалар бик тартыла башлады. Күп урында хоккей мәйданчыклары булу да моңа зур этәргеч. Ә без киләчәктә район мәгариф идарәсе белән берлектә хоккей буенча ярышларны Арчада гына түгел, авылларда да үткәрергә планлаштырабыз, — ди “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Илнур Җәләев. — Бүгенге ярыш — “Алтын алка” хоккей турнирына сайлап алу да булачак.
Югары Атыда хоккей мәйданчыгы төзеп, балаларны гына түгел, яшьләрне дә шунда тартып, командалар туплап, ярышлар оештырып йөрүче спортның бу төренең һәм үз эшенең чын фанаты, “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең хоккей буенча балалар җыелма командасы тренеры Илнур Абдрахманов хоккей буенча командаларның, шуның белән бергә көчле уенчыларның артуы, хәтта араларыннан иң яхшыларын сайлап алуның да кыенлашуы турында әйтте.
Чыннан да, спортның бу төре белән хәзер егетләр генә түгел, хәтта кызлар да шөгыльләнә башлаган. Лесхоз мәктәбендә Илдар Шакиров хоккей буенча кызлар командасы оештырган, алар республика ярышларында 5нче урынны яулаганнар. Бу көнне дә Айванда Лениза Камалетдинова белән Алидә Исмәгыйлева егетләр белән бергә мәктәп даны өчен көрәштеләр.
— Кызлар, хоккей егетләр уены бит, ничек спортның бу төрен сайларга булдыгыз? — дигән сорауга каршы алар:
— Без баскетбол, волейбол ярышларына да йөрибез, җиңүләр дә яулыйбыз. Ә хоккей безгә ошый, — дип җавап бирделәр.
— Мәктәп территориясендә 5 ел элек хоккей мәйданчыгы барлыкка килгәч, бар да, хәтта олыларга кадәр, шунда агыла башлады. Безнең мәктәптә тимераякта шуа белмәгән бала юк хәзер. Хәтта үзем дә өйрәндем, — ди 7нче мәктәп директоры Альмира Гатауллина. — Шугалак булу — мәшәкатьле эш. Ир укытучылар Булат Гәрәев, Фидарис Зиннәтуллин зур ярдәм күрсәтәләр. Әмма ул кечкенәдән спортка карашны үзгәртә торган әйбер. Тәр-биягә авыр бирелүче балаларны да игътибар үзәгендә тотарга әйбәт.
Ә бу көнне көрәш киеренке барды. Һәр командага бары җиңү генә кирәк иде. Беренче урынны Утар Аты мәктәбе командасы алды. Икенче урында шушмабашлылар. Җанатарларын сөендереп 7нче мәктәп командасы призлы өченче урынны яулады. Дүртенче — Лесхоз мәктәбе командасы.
Г.ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International